Корбан гаете мәҗлесләре мөбарәк булсын!
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта бүген Корбан гаете мәҗлесе оештырылды.
Берләшеп Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен эре мал чалдырган райондашларыбыз китергән иттән гимназия ашханәсендә аш-су әзерләнде.
Мәҗлесне район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин ачып җибәрде. Руслан хәзрәт мәҗлестәге кардәшләребезне вәгазьләде, корбан чалдыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев