Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Кулибиннар

Узган атнада балалар иҗат үзәгендә яшь уйлап табучыларның “XXI гасыр Кулибиннары” республикакүләм техник олимпиаданың район этабы узды.

 

Балалар иҗат үзәге бу көнне гөрләп торды. Һәркем үзе иҗат иткән әйберсен жюри әгъзалары каршында яклады. 

Әлеге бәйге быел бишенче тапкыр үткәрелә. Анда катнашырга теләк белдерүчеләр саны елдан-ел артуга таба. Бәйгенең максаты – укучыларның сәләтен, осталыгын күреп алып, тагын да үстерү.

– Бәйге дүрт номинациядә уздырылды. Укучылар сәламәтлек, технология, промышленность һәм робототехника, буенча үз эшләрен тәкъдим иттеләр.  Балалар һәрберсе шәхси якын килеп әзерләнгән, – ди балалар иҗат үзәге  директоры Резеда 
Фәйзрахманова.

– Әлеге олимпиадада укучылар укытучылары яисә әти-әниләре белән бергә эшләгән эшләрен тәкъдим итәләр. Шунысы сөендерә, укучыларның фантазиясе елдан-ел арта. Көнкүрештә, медицинада, спортта кулланырдай файдалы әйберләр иҗат иткәннәр. Олимпиаданың республика этабында катнашырдай эшләр шактый, – ди балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы, жюри рәисе Дилшат Мөхәммәдиев.

– Эшләргә нәрсәгә карап бәя бирәсез?

– Ел саен мәктәпләрдән якынча 40-50ләп эш алып киләләр. Аларның һәрберсен тыңлыйбыз, ясаган әйберләрен карыйбыз. Бәя биргәндә иң элек алар ясаган әйбер актуальме, аны тормышта кулланып буламы,  шуңа игътибар итәбез. Проект эше дә 
булырга тиеш. Аны яклаучы укучының сөйләм теле дә исәпкә алына. 

– Бу олимпиада укучыларга киләчәктә һөнәр сайлаганда да ярдәм итәр дип уйлыйсызмы?

– Әлбәттә, ярдәм итәчәк. Алар киләчәктә тагын ни дә булса уйлап табарга теләячәк. Аны тормышта кулланачак. 

Даниэль Гарипов, Актанышның 1 нче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы:

– Әлеге бәйгегә трицикл дигән техника ясадым. Аның белән кыш көне дә йөреп була. Моның өчен велосипедның артына рам эшләдем, өстенә дружба пычкысының моторын урнаштырдым. Чылбыр куйдым. Моны бик озак та эшләмәдем, бер атна тирәсе генә вакыт китте. Трициклның тизлеге сәгатенә кырык чакрымга җитә. Мин инде аны сынап та карадым. Бик рәхәт һәм уңайлы. Җәй көне әйбер ташыр өчен арба да ясарга уйлыйм.

Мансур Хуҗин, Актанышның 1 нче урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы:

– Мин комлы уеннар дигән күп функцияле комплект тәкъдим иттем. Бу комплект психологик үсеш  ягыннан артта калган балаларга шөгыльләнү өчен файдалы. Без аны технология укытучысы Алмаз Рахманов белән бергә эшләдек. Табигый материаллардан агач һәм фанера кулландык. Комплектыбыз бик матур һәм үзенчәлекле килеп чыкты. 

Иске Сәфәр мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Данияр Әхмәтшәрипов әлеге олимпиадага технология укытучысы Рушат Нуруллин белән бергәләп, кулның кысу  көчен арттыра торган җиһаз эшләп алып килгәннәр. 

– Бу, ике кеше ярыша ала торган спорт җайланмасы. Ике кеше ике яклап тарта, кем үзенә тартып китерә, шул җиңә, –  ди Данияр. 

– Әлеге спорт җайланмасын медицина өлкәсендә дә файдаланып була дип исәплибез. Әйтик, куллары травма алган кешеләргә, аның кысу көчен арттыру максатыннан әлеге җайланманың бер ягына резинка куеп, шөгыльләнергә мөмкин, – ди Рушат Нуруллин.  

– Әлеге идея каян башыгызга килде?

– Уйлап чыгаручылар олимпиадасы булгач, моңарчы булмаган әйбер эшләргә кирәк. Уйлаштык-уйлаштык та, шушы фикергә тукталдык. Аның өчен артык күп әйбер дә кирәкми. Иң мөһиме, файдалы һәм шөгыльләнү өчен уңайлы, кызык. Укучылар тәнәфес вакытында да моның белән шөгыльләнәләр. 

Балалар алып килгән эшләр арасында ниндиләре генә юк. Һәркайсы үзенчәлекле, җәлеп итә торган. Алар арасыннан сайлап алынган иң-иңнәре 
республика этабында 
катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев