Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

КУЛЛАНУЧЫЛАР ХОКУКЛАРЫН ЯКЛАУ ТУРЫНДАГЫ ЗАКОННАР БЕЛӘН ҖАЙГА САЛЫНА ТОРГАН МӨНӘСӘБӘТЛӘР

Россиядә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мөнәсәбәтләр Россия Федерациясе Гражданнар кодексы, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы (алга таба – «кулланучылар хокукларын яклау турында» гы Закон), башка федераль законнар һәм Россия Федерациясенең алар нигезендә кабул ителә торган башка норматив хокукый актлары белән җайга салына.

Мәсәлән, махсус законнар белән гражданлык-хокукый мөнәсәбәтләрнең кайбер төрләре (финанс хезмәтләре, элемтә хезмәтләре, транспорт, торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә) җайга салына. Мондый очракларда «кулланучылар хокукларын яклау турында» Закон махсус закон белән җайга салынмаган өлешендә кулланыла.

Кулланучылар базарының аерым өлкәләрендә кулланучы белән сатучы (башкаручы) арасындагы мөнәсәбәтләр шулай ук гавами килешүләр (публичные договора) төзегәндә һәм үтәгәндә мәҗбүри булган Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләр ярдәмендә җайга салына (мәсәлән, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, көнкүреш хезмәте күрсәтү, коммуналь хезмәтләр күрсәтү, элемтә, ташу хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләре).

Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар кулланучылар һәм товарлар сатканда (эшләр башкарганда, хезмәтләр күрсәткәндә) товарлар (хезмәтләр) турында мәгълүматны җитештерүчеләр, башкаручылар, импортерлар, сатучылар, агрегаторлар хуҗалары арасында барлыкка килә торган мөнәсәбәтләрне җайга сала.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында " Россия Федерациясе Законы нигезендә кайбер терминнарга аңлатма биреп китәбез:

кулланучы-заказ бирергә яисә сатып алырга нияте булган  заказ бирүче, сатып алучы яисә товарлардан файдаланучы, бары тик шәхси, гаилә, өй һәм эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга бәйле булмаган башка ихтыяҗлар өчен генә товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) сатып алучы граждан; 

җитештерүче-оештыру-хокукый формасына бәйсезрәвештә оешма, шулай ук кулланучыларга сату өчентоварлар җитештерүче шәхси эшмәкәр; 

башкаручы-барлык оештыру-хокукый рәвешләрендәгеоешма, шулай ук түләүле шартнамә буенча кулланучыларгаэшләр башкаручы яисә хезмәтләр күрсәтүче индивидуальэшкуар;  

сатучы-оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә оешма, шулай ук товарларны сату-алу шартнамәсе буенча кулланучыларга сатучы шәхси эшмәкәр; импортер-оештыру-хокукый формасына бәйсез рәвештә товар импортын гамәлгә ашыручы оешма яисә шәхси эшмәкәр;

товарлар (хезмәт күрсәтүләр) турында мәгълүмат агрегаторы хуҗасы – барлык оештыру-хокукый формадагы оешма яки сайтларның Интернет мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендәге битенең хуҗалары булган һәм кулланучыга билгеле бер товарга (хезмәт күрсәтүгә) карата сатучының тәкъдиме белән танышу мөмкинлеге бирүче индивидуаль эшмәкәр, товарны сату-алу шартнамәсен (түләүле хезмәт күрсәтү шартнамәсен) төзү турында, сатучы (башкаручы) белән сату-алу шартнамәсе (түләүле хезмәт күрсәтү шартнамәсе) төзүче, шулай ук агрегатор хуҗасына акча күчерү юлы белән күрсәтелгән товар (хезмәт күрсәтү) өчен алдан түләүне башкаручы.

Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар куллану базарының төрле өлкәләрендә (ваклап сату, көнкүреш, торак-коммуналь, транспорт, медицина, финанс, мәгариф, риэлторлык, туристлык, мәдәни-күңел ачу хезмәтләре, элемтә, җәмәгать туклануы, физик культура һәм спорт хезмәтләре һәм башкалар) кулланыла. Дәүләт социаль ярдәменә хокуклы һәм аны гамәлгә ашыру барышында товарлардан яисә хезмәтләрдән файдаланучы гражданнарның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарда каралган тәртиптә якланырга тиеш. Таләпләр әлеге товарларны җитештерүчегә (сатучыга), хезмәт күрсәтүләрне башкаручыга куелырга мөмкин. Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар гражданнарга ирекле һәм мәҗбүри медицина иминияте кысаларында медицина оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган медицина хезмәтләрен күрсәтү мөнәсәбәтләренә карата кулланыла.

Түләүсез граждан-хокукый шартнамәләрдән килеп чыга торган мөнәсәбәтләр, шулай ук граждан-эшкуарның товарлар сатып алуына, аның өчен эшләр башкаруына яисә хезмәтләр күрсәтүенә бәйле рәвештә шәхси, гаилә, өй һәм башка ихтыяҗлар өчен түгел, ә эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен барлыкка килә торган мөнәсәбәтләр йә товарлар сатып алуга, эшләр башкаруга һәм хезмәтләр күрсәтүгә бәйле рәвештә канәгатьләндерү максатларында барлыкка килә торган мөнәсәбәтләр кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга керми,  әгәр бу мөнәсәбәтләр гражданнарның әлеге оешмаларда (мәсәлән, торак-төзелеш кооперативларында, коммерциягә карамаган дача берләшмәләрендә) әгъза булуына бәйле рәвештә барлыкка килгән булса, шулай ук гражданнарның оешмалар белән мөнәсәбәтләре). Кулланучылар хокуклары турындагы законнар нотариусның нотариаль гамәлләр кылу мөнәсәбәтләренә, шулай ук адвокатларның һөнәри юридик ярдәм күрсәтү мөнәсәбәтләренә карата да кулланылмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев