Күңелләре дә, бакчалары да – гөлбакча
Район гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге тату, үрнәк гаиләләрне барлый. Алар катнашында күңелле чаралар оештырыла.
ЗАГС бүлеге тарафыннан оештырылган әлеге чарада Таһир һәм Вәсилә Әхмәевләрнең алтын туйлары тантаналы төстә билгеләп үтелде. Алар, нәкъ ярты гасыр ел элек, Казан авыл хужалыгы институтын тәмамлаганда, 1974 елның 15 февралендә гаилә корганнар. Хәзер Актанышта үз йортлары белән яшиләр.
Районның тантаналар залында бәйрәм башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләреннән музыкаль сәламләүләр каршы алды. Тирә-якка бәйрәм рухы таралды. Район гражданнар хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәмәдиева бәхетле парларны түргә дәште. 50 ел бергә гомер итүче Әхмәевләр ЗАГСның истәлекләр китабында имзаларын калдырдылар.
Юбиляр парны район башлыгы Ленар Зарипов
тәбрикләп болай диде:
– Гаилә тормышы егет белән кызның бер-берсен яратышып өйләнешүеннән башлана. Хезмәт коллективында да бер гаилә кебек, дуслыкта-
татулыкта эшләргә мөмкин. Кайда гына хезмәт куйса да, кеше бердәмлекнең рәхәтен тоя ала, шуңа омтылырга гына кирәк. Таһир һәм Вәсилә Әхмәевләр хәзерге көндә лаеклы ялда булсалар да, илнең хөрмәтен күреп яшиләр. Һәркемне якты йөз белән каршы алалар. Бакчалары – гөлбакча. Районыбызның яме, ихтирамга лаек булып яшәүләре өчен без аларга бик зур рәхмәтлебез, – диде.
Әхмәевләргә район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Саклык банкыннан Резедә Шәйгәрдәнова һәм Рәшидә ханым котларга килгән, кулларында – чәчәк гөлләмәләре.
– Таһир Зиннур улы саклык банкында 16 ел идарәче булып эшләде. Бик таләпчән, тынгысыз һәм олы ихтирамга лаеклы шәхес.
Таһир Зиннур улы, Сез җитәкче булган дәверне без нык сагынабыз. Киңәшләрегез һәрвакыт үтемле, хезмәт күрсәткечләре шуңа күрә гел югары иде. Вәсилә апа Сезнең уң кулыгыз булды, оешма янына чәчәкләр утыртышты, – дип, җылы котлау сүзләрен җиткерде оешманың хәзерге җитәкчесе Резедә Шәйгәрданова.
– Саклык банкында 38 ел хезмәт кую дәверендә миңа 5 җитәкче белән эшләргә туры килде. Таһир Зиннур улы кебек җитәкчене очратканым булмады. Ул безне яшәргә, эшләргә, ә Вәсилә апа матур чәчәкләре белән гүзәллекне күрергә өйрәтте, – дип, котлауларны ялгады Рәшидә Миргаязова.
– Гаилә – Аллаһы Тәгаләнең бүләге. Тормыш, кешелек
дөньясы дәвам итсен өчен парлы булып яшәргә дип яратылганбыз. Табигатьтә дә һәрнәрсә парлы. Ялгыз тормышның киләчәге юк. Гаилә кешегә бик зур җаваплылык йөкли. Аллаһы Тәгалә адәм балаларына матур гаилә корырга, җирдә яшәүне дәвам итәргә кушкан. Без Аның боерыгын үтәргә тиешбез.
Тату яшәүнең бөтен сере – үзеңдә җаваплылык тоюда. Киноларда, китапларда гына мәхәббәт бик матур итеп күрсәтелә, әлбәттә, алар да кирәк. Ләкин аның нигезендә
җаваплылык ята. Ата-ана баласына бәхет тели, улын өйләндерә, кызын кияүгә бирә. Кияүнең җаваплылык тоюын, кызын бәхетле итүен тели.
Милли гореф-гадәтләребезне саклыйбыз, Аллаһы Тәгалә кушканча, гаиләбез җаваплылыгын үз өстебезгә алабыз икән, безнең илебез дә нык һәм көчле, гаиләләр дә тотрыклы булачак. Балалар да тәүфыйклы, акыллы, тәрбияле булып үсәләр. Шушы кануннардан чыкмасак иде, – диде гаилә башлыгы Таһир Әхмәев.
Таһир Зиннур улы, костюмының күкрәк кесәсенә салып, моннан 50 ел элек Әгерҗедә теркәлгән язылышу таныклыгын да алып килгән иде.
Ул вакытта яшь белгечләрне юллама буенча эшкә билгеләү тәртибе сакланган. Таһир Зиннур улы шул чакта “Коммунизмга” (хәзерге “Тамыр”) хуҗалыгына орлыкчылык агрономы эшенә билгеләнә. Вәсилә Гайсә кызы Әгерҗе районына баш агроном итеп җибәрелә. Бераздан аны “Коммунизмга” хуҗалыгына агроном-мелиоратор итеп куялар.
Яшь гаилә кавышып, озак та үтми, 1974 елның көзендә Таһир Зиннур улы армия сафына алына. Хәрби бурычын үтәп кайткач, бер-бер артлы хезмәт еллары ялганып китә. “Коммунизмга” хуҗалыгында – баш агроном, Нур Баян исемендәге хуҗалык рәисе, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе. Берникадәр вакыт КПССның өлкә комитетында эшләп ала. Яр Чаллы шәһәрендә “Агросәнәгать” комбинаты генераль директоры урынбасары, авыл хужалыгы идарәсендә министр урынбасары вазыйфаларын башкара. Актаныш районы хакимияте башлыгы булып эшләгәнен күбебез яхшы хәтерлидер. Озак кына еллар Актаныш саклык банкын җитәкләде.
Таһир Зиннур улы кайда гына хезмәт куйса да, аңа бер сыйфат хас: биргән сүзне үтәү, башлаган эшне ахырына җиткерү, кешеләргә ярдәмчеллек, төгәллек. Шушы сыйфатлары, тырыш хезмәте өчен аңа Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы исеме бирелә. Минтимер Шәймиевнең, Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатларына, “Ватан алдындагы казанышлары өчен” медаленә ия була. Хезмәт ветераны исемен лаеклы йөртә.
Вәсилә Гайсә кызына тормыш иптәше белән төрле урынга күченергә туры килә, әмма ул беркайчан да хезмәттән аерылмый. Укучыларны химия-биология серләренә өйрәтә, үзе эшләгән мәктәпләрдә мәктәп яны тәҗрибә участокларын гөлбакчага төрә. Соңрак шәхси эшчәнлеген ачып, районыбыз халкына орлык, чәчәк, үсентеләр сату буенча зур ярдәмен күрсәтә. 10 елдан артык
районда үткәрелгән чәчәк үстерүчеләр бәйгесендә катнашып, “Чәчәкләр алиһәсе” исемен горур йөртте. Хезмәтендәге унышлары өчен район башлыгының күп кенә Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
Алар икесе дә бакча эшен бик яратып башкара. Таһир Зиннур улы саклык банкы җитәкчесе чагында оешма каршында тудырылган матурлык Вәсилә Гайсә кызының фантазиясе, тырышлыгы белән тирә-якка нур чәчеп тора.
Әхмәевләр гаиләсе бер кыз тәрбияләп үстерде. Хәзерге көндә алар ике оныкның кадерле дәү әтисе, дәү әнисе булып, якыннарының, райондашларының кадер-хөрмәтен күреп, матур гомер кичерәләр.
Филиза ГОМӘРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев