Куркынычсыз көпчәк бәйгесе узды
“Куркынычсыз көпчәк” Бөтенроссия конкурсының район этабында мәктәпләрдән 12 яше тулмаган ике кыз һәм ике егет составындагы егерме яшь инспекторлар хәрәкәте командалары көч сынашты.
Велосипедта йөрергә яратучы балалар әлеге бәйгене көтеп ала. Аңа алар үз җирлекләрендә ныклап әзерләнәләр. Велосипедта йөрүнең нәрсәсе бар дисәләр дә, бар икән шул. Бәйгедә катнашучы балалар аны яхшы аңлый. Чөнки биредә велосипедта йөрү осталыгын гына күрсәтеп калмыйча, башка биремнәрне дә үтәргә кирәк.
“Куркынычсыз көпчәк” бәйгесе ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан куркынычсызлык фонды һәм мәгариф бүлеге белән берлектә уздырыла. Ул “2014-2025 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” дәүләт программасы һәм “2014-2025 елларга Татарстан
Республикасында юл хәрәкәте иминлеген арттыру“ программасы чараларын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.
– Бу бәйге бик мөһим. Чөнки юл йөрү кагыйдәләрен, беренче медицина ярдәме күрсәтә белү бәйгедә генә түгел, тормышта да бик кирәк. Барлык мәктәпләрдә дә яшь юл инспекторлары хәрәкәте отрядлары эшләп килә. Алар барысы да бик актив эшчәнлек алып баралар. Бүген исә яшь үзенчәлекләре туры килгән егерме команда көч сыный. Барыгызга да уңышлар һәм җиңүләр телибез, – диде бәйгене ачу барышында район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Фирүзә Гыймадиева.
– Бәйгенең максаты, укучыларда урамда үз-үзләрен дөрес тоту күнекмәләрен формалаштыру, балаларның транспорт чаралары аркасында юлларда имгәнүен булдырмый калуга ярдәм итү, куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау булып тора. Райондагы юл хәрәкәте яшь инспекторлар отрядларына күбрәк балаларны җәлеп итәргә тырышабыз. Чөнки үзе шушы отрядта булган бала кагыйдәләрне бозмаска, үзләреннән кечерәкләрне дә аңа өйрәтергә омтыла, – ди районның ЮХИДИ идарәсенең профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова.
Биредә районның ЮХИДИ инспекторлары да катнашты. Алар балаларның велосипедта фигуралы йөрүләренә бәя бирделәр.
– Әлеге бәйге балаларны юл йөрү кагыйдәләренә тагын да ныграк өйрәтү, куркынычсызлык кагыйдәләрен кабат исләренә төшерү, юл-транспорт фаҗигаләре санын киметү максатыннан уздырыла. Хәзер көннәр җылынгач, велосипедта йөрүче балалар саны да күбәя. Минем форсаттан файдаланып, әти-әниләр балаларны күзәтүдә тотсыннар иде диясем килә. Чөнки балалар велосипед белән машина юлына да чыгарга мөмкиннәр. Балалар иминлеген тәэмин итү, барыбызның да бурычы, – диде ЮХИДИ инспекторы Инсаф Минһаҗев.
Бәйгедә катнашучылар көчләрен биш этапта сынады. Иң беренче, “Агитбригада” дигән иҗади биремдә командалар үз сәләтләрен күрсәтте. Икенчесе, юл йөрү кагыйдәләрен белү. Биредә алар 20 сорауга ун минут эчендә җавап
бирергә тиешләр иде. Өченчесе медицина өлешенә карый. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үзләре генә белеп калмыйча, аны яшьтәшләренә дә өйрәтергә, юл фаҗигасендә зыян күргән кешеләргә беренче ярдәм күрсәтә алырга тиеш. Алар билеттагы сорауларга җавап бирделәр. Дүртенчесе, “Велосипедта фигуралы йөрү” өлешендә махсус киртәләр белән җиһазландырылган мәйданчыкта вакытка велосипед белән төрле фигуралы йөрүләр башкардылар. Бишенчесе, тормыш иминлеге нигезләренә кагыла. Биредә укучылар мәктәпкә куркынычсыз юл дигән биремне чиштеләр һәм велосипедның төзелеше буенча белемнәрен сынады.
“Куркынычсыз көпчәк” бәйгесендә көндәшлек гаять көчле булды. Укучылар һәр этапта җиңү өчен көрәште. Шулай булмый ни, җиңүчеләргә бүләкләр шактый саллы иде.
– Әлеге бәйгегә ныгытып әзерләндек. Кагыйдәләрне кабат-кабат искә төшердек. Велосипедта йөргәндә кулларны ычкындырырга, машина юлында йөрергә ярамый. Башкаларга да кагыйдәләрне саклап йөрергә киңәш итәбез. Гомеребезне куркыныч астына куймыйк. Бүгенге биремнәр алай авыр булмады. Барысы да тормышта кирәкле, – ди Пучы мәктәбе укучысы Нәзилә Фәтхетдинова.
– Велосипедта йөрергә нык яратам. Йөргәндә кагыйдәләрне сакларга тырышам. Машина юлыннан йөрмим. Машина юлында 14 яшь тулгач кына йөрергә ярый. Үземнән кечкенәләргә дә шул хакта өйрәтәм. Бүгенге бәйгегә укытучыбыз белән әзерләндек, – ди Такталачык мәктәбе укучысы Зәлия Гыйзетдинова.
– Бәйгегә Ләйсән апа Ибраһимова белән әзерләндек. Монда иң мөһиме, велосипедта йөргәндә тигезлекне
саклау. Кеглиларны бәрмәс өчен бик сак йөрергә, каушамаска кирәк. Урамда да велосипедта
йөрергә яратам. Кагыйдәләрне саклыйм, – ди Актанышның
2 нче мәктәбе укучысы Язилә Шагалиева.
Барлык биремнәрне үтәп чыгып, балларны кушканнан соң, Пучы урта мәктәбенең “Бөркет” командасы– 1, Актанышның 2 нче урта мәктәбе командасы – 2 , Аккүз мәктәбе командасы 3 урынга лаек булды. Алар кубок, медаль һәм велосипед белән бүләкләнделәр. Башка катнашучылар да бүләксез калмады.
Пучы мәктәбе командасы 21-24 майларда Алабуга шәһәрендә узачак республика этабында көч сынашу хокукына ия булды.
Рузилә ХӘСӘНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев