Күрше районда үрнәк гаилә
Мөслимгә баргач, “Ел гаиләсе” Бөтенроссия конкурсының узган елгы җиңүчеләре Айрат һәм Айгөл Шәйгәрдановлар белән таныштык.
Мөслим районы Метрәй авылы аларны кавыштырган. 2012 елда өйләнешкәннәр, ике бала үстерәләр. Айрат һәм Айгөл бер училищеда укып, шунда танышканнар. Авылга кайтып, бергә эшли башлыйлар, гаилә коралар. Бергә яшәүләренә инде 13 ел тулып килә.
2023 елда ”Ел гаиләсе” Бөтенроссия конкурсы сигезенче тапкыр үткәрелде. Бәйге ел саен Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, авыр тормыш хәлендәге балаларга ярдәм күрсәтү фонды һәм ил субъектларының башкарма хакимият органнары тарафыннан оештырыла. Традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән әлеге конкурста Шәйгәрдановлар республика данын яклап чыгыш ясаганнар.
– Россия күләмендә уздырылучы гаилә бәйгесендә катнашырга дигән тәкъдим килгәч, аңа ныклап әзерләндек. Үзебез турында мәгълүматлар туплап, эшебезне тәкъдим иттек. Татарстан күләмендә 5 гаилә арасыннан сайлап алдылар безне. Мәскәүдә зур сәхнәдә күренекле артистлар белән берлектә үткән матур чарада чыгыш ясап кайттык, җиңү яуладык, – диде Айгөл.
“Ел гаиләсе” конкурсына Россиянең 86 төбәгеннән 384 гариза кергән булган. Шәйгәрдановлар әлеге бәйгедә “Яшь гаилә” номинациясендә бүләкләнә. Бу аларның беренче генә казанышлары түгел, электән яулаган башка үрләре дә бар. Уңышларның сере иҗатка гашыйк булуларына барып тоташа. Алар мәдәниятне генә түгел, спортны да үз итәләр. Театрларда, концертларда катнашалар. Балалары да, үзләренә охшап, җыр-моңга тартыла, биергә ярата.
– Иҗатка тартылганлыгыбыз аркасындадыр инде, безгә республиканың зур конкурсында катнашырга тәкъдим иттеләр. Үзебезне сынап карарга булдык. 2022 елда “Нечкәбил” бәйгесендә суперфиналга үтеп, җиңү яулап кайттык. Конкурсның “Иң сөйкемле Нечкәбил” номинациясендә җиңдек, – диләр.
Айрат Шәйгәрданов Мөслим газ участогында хезмәт куя.
– Гаиләдә бәхетне саклап калыр өчен бер-береңне аңлау, тыңлау, ишетә белү, бер-береңә юл кую кирәк. Балаларыбыз да сәнгатьне ярата. Дүртенчедә укучы кызыбыз Айсинәгә – 11, ә беренче сыйныфны тәмамлап килүче улыбыз Саматка 8 яшь, – дип таныштырды гаилә башлыгы.
Айгөл Шәйгәрданова Мөслим музыка мәктәбендә балаларга вокал дәресләре укыта.
– Тормыш иптәшемнең терәген тоеп яшим. Ир-атсыз йортта дөньяның нуры югала кебек. Ул өйдә булмаганда нык сизелә бу. Бер-беребезгә таянабыз. Төрле вакыт була, бөтенесе дә җиңел генә бармый. Бер-береңә таянып яшәгәндә генә һәр эшнең нәтиҗәсе уңай булып чыга, – ди хуҗабикә.
“Россия йөрәге” гаилә учагын тантаналы төстә актанышлыларга тапшыру өчен нәкъ менә аларны сайлап алулары да юкка гына түгелдер. Конкурсларда актив катнашучы, тату яшәүче үрнәк гаиләнең районда абруе зур. Республикада, районда билгеле шәхесләр алар.
Филиза СӘЛАХОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев