Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Ленар Зарипов “Актаныш таңнары” газетасының 90 еллык юбилее белән котлый

Хөрмәтле “Актаныш таңнары” газетасы хезмәткәрләре, матбугат ветераннары, райондашлар!

               Сезне, зур тарихы булган “Актаныш таңнары” газетасының 90 еллык юбилее белән ихластан тәбрик итәм. Район газетасы, төрле чорлар, дәверләр дәвамында үз кыйбласын югалтмаган, авыр, канкойгыч Бөек Ватан сугышы елларында да халыкка хезмәт куйган матбугатларның берсе. 

               Бүген без, районыбызның елязмасын бөртекләп җыйган, тарихыбызны мәңгеләштергән, газетаның чишмә башында торган ветераннарыбызга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Бу - аларның фидакарь хезмәте. 
               Әлбәттә, заманалар үзгәргән саен, яңалыклар чыганаклары да көннән-көн арта. Әмма иң объектив, дөрес яңалыклар бары тик газета битләрендә генә урын ала. Ул, бер яктан, хөкүмәтебез алып барган сәясәтне - халыкка, икенче яктан, халыкның уй-фикерләрен, борчыган сорауларын хакимияткә җиткерүче, ягъни ике арадагы арадашчы ролен үтәгән матбугат чараларының берсе.
                 “Актаныш таңнары” – ул районыбызның көзгесе. Бу көзгедә башкарган эшләребез, булган җитешсезлекләр, яшәү рәвешебез, матур гөреф-гадәтләребез, күп милләтле республика һәм районыбызның мәдәни тормышы, кыскасы, үткәнебез, бүгенгебез чагылыш таба. 
                  Киләчәктә дә редакция коллективына, газета хәбәрчеләренә, җирле телевидение һәм радио хезмәткәрләренә яңа иҗади уңышлар телим. Иҗатыгыз халык күңеленә барып җитәрлек, аны битараф калдырмаслык булсын, ә "Актаныш таңнары" һәр йортта көтеп алынган кунакка әверелсен. Бәйрәмегез белән!


Ленар ЗАРИПОВ,
Актаныш муниципаль район башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев