Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Ленар Зарипов мәгариф хезмәткәрләре конференциясендә Актанышка эшкә кайткан яшь укытучыларга 100 мең сум акча биреләчәген әйтте

Актаныш муниципаль белем бирү системасының хәзерге үсеш тенденцияләре: гаилә кыйммәтләреннән алып техник ачышларга кадәр- район мәгариф хезмәткәрләренең быелгы август киңәшмәсе нәкъ тә әлеге темага багышланды.

“Укытучы һөнәре җир йөзендәге иң мөһим һөнәрләрнең берсе. Икътисадның, фәннең, спортның, мәдәниятнең һәм тулаем илнең үсеше укытучы һәм остаз һөнәрләренә бәйле”, - дип белдерде укытучыларга видеомөрәҗәгатендә  Россия Федерациясенең мәгариф министры Сергей  Сергеевич Кравцов. 

Август киңәшмәсенең пленар утырышында  Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы әйдәп баручы консультанты Әлфия Әхәтова, район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, мәгариф оешмалары җитәкчеләре, мәгариф хезмәткәрләре, мөхтәрәм остаз укытучылар катнашты. 

"Актаныш муниципаль белем бирү системасының хәзерге үсеш тенденцияләре: гаилә кыйммәтләреннән алып техник ачышларга кадәр” темасына төп доклад белән район мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова чыгыш ясады. 

Татарстан Республикасының Халык укытучысы Ләйсән Әминова  “Гаилә кыйммәтләрен саклауда мәктәпнең роле”, Актаныш технология техникумы директоры Ландыш Шамсунова “Урта һөнәри белем бирү системасында эшче кадрлар әзерләүнең яңа таләпләре һәм инструментлары”, "Алдынгылар хәрәкәте” хәрәкәтенең җирлек бүлеге советы рәисе  Айгиз Мәгъдәнов “Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында гомумроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый - дәүләт хәрәкәте “Алдынгылар хәрәкәте” темаларына нотык тотты.

Казан милли тикшеренү технология университетының нефть һәм нефтехимия факультеты доценты, техник фәннәр кандидаты Рифат Мингазов уку йорты эшчәнлеге, үзенчәлекләре белән таныштырды. 

Актаныш районы буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Радик Шәмсиев Татарстан Республикасында Актаныш районында балалар юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау буенча фикер-тәкъдимнәрен җиткерде. 

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы әйдәп баручы консультанты Әлфия Әхәтова ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин исеменнән Актаныш районы җитәкчелегенә, укытучыларга яшь буынга югары дәрәҗәдә белем, тәрбия бирүдәге фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Төрле төбәкләрдә яшәүче татар балаларын «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда саф татарча милли мохитта ял иттерү, аеруча Курган өлкәсендә янгыннан зыян күргән Йолдыз авылы балаларын сыендырып гаилә җылысына тиң ял оештыру актанышлыларның никадәр игелекле булулары турында сөйли. Актаныш районы мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова һәм сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат директоры Венера Хәева-Хәмитҗанова исемнәренә рәхмәт сүзләре белдерелде. Әлфия Гатиятулла кызы район башлыгы Ленар Зариповның райондагы мәгариф хезмәткәрләренә, үсеп килүче яшь буынга, гомумән гади халыкка карата татар халкына хас булганча итәгатьле, игътибарлы, ихтирамлы карашлы булуын,  балалар өчен үткәрелгән чараларда даими катнашуын башка җитәкчеләргә өлге итеп куйды. 

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үз чыгышында мәгариф өлкәсенең районда әһәмиятле урын алып торуын ассызыклады. Район мәктәпләренә укытырга кайткан яшь белгечләргә 100 мең сумлык акчалата премия тапшырылачагын әйтте. Моның өчен яшь педагог биш ел буена безнең җирлектә эшләргә тиеш. Ленар Рафак улының әлеге сүзләрен задагылар алкышлап каршылады. Шулай ук район башлыгы махсус хәрби операциядәге егетләргә, аларның гаиләләренә булышып, хәлләренә кереп эшләргә, яшәргә чакырды. 

- Урамда тәртипсезлек кылып йөргән бала да безнең белән сезнең тәрбия җимеше. Эшлисе эшләр бик күп, әхлак, дөрес дини тәрбия ысулларын да кулланыйк. Тормышыбыз алга бара, рухи ныклыгыбыз үсә. Алдагы көннәрдә матур итеп, тыныч тормышта, сүз йөртмичә, югары уңышларга ирешеп яшәргә язсын!- дип укытучыларга мөрәҗәгатен тәмамлады Ленар Зарипов.

Конференциянең алдагы өлешендә мәртәбәле укытучылар, остазлар, алдынгы педагоглар хөрмәтләнде.

Богады мәктәбе директоры Васил Салихов Татарстан Республикасының атказанган укытучысы  исеменә лаек булды. Шулай ук Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Актаныш муниципаль районы һәм башка структура бүләкләре тапшырылды. 

Айнур Гыймадиев фотолары


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев