Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Махсус хәрби операциядә яраланган Рәзиф Сәрвәров: Һәркемнең сайлау хокукы бар!

Бүген, 8 сентябрьдәге сайлауларда махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбыз да үз фикерләрен белдерә. Мәсәлән, Яңа Әлемнән Рәзиф Сәрвәров махсус хәрби операциядә яраланып туган авылында дәвалану сәбәпле Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауларда катнашырга туры килә. Рәзиф Рәдис улының сайлауда үз фикерен белдерүе- батырлык һәм өмет символы ул.

 

Рәзиф Сәрвәров 639 нчы сайлау участогына култык таякларында килеп керде. Янәшәсендә тормыш иптәше Снежана.  Ут эченнән кайткан Рәзиф Рәдис улын авылдашлары уратып алды, һәрберсе батыр авылдашларының хәлен сорады, тизрәк хәлләнүен, сәламәтләнүен теләде. Сайлау бюллетеньнарын комиссия әгъзаларыннан алып ябулы кабинкада  тамга куйгач,бу матур парлар соң фикерләре белдерелгән кәгазьләрне үтәкүренмәле тартмага  салдылар.

- Безгә бит сайлау хокукы бирелгән.  Сайлауларда катнашу бик кирәкле эш дип уйлыйм. Без бит шуның өчен дә махсус хәрби операциягә бардык, илебезне фашистлардан, неонацизмнан саклау өчен ут эченә кердек. Һәркемнең ирекле булып яшәргә, үз сүзен әйтергә хокукы бар, -ди МХО батыры Рәзиф Сәрвәров. 

Әлеге вакытта Рәзиф Рәдис улы туган авылы Яңа Әлемдә реабилитация уза. 1994-1996 нчы елларда Иркутскида армия хезмәтен үтәгән еллары махсус хәрби операция башлангач, кабат исенә төшә аның. Илебездәге вәзгыятькә битараф калмыйча моннан ике ел элек үз теләге белән контракт төзеп  махсус хәрби операциягә китә. Быел Авдеевка өчен барган сугышларда каты яралана: 

- Мин алгы сызыкка сугышчыларны илтүче идем. Бу урынга 7-8 километр җәяү барасы, анда техника белән йөрергә ярамый. Чираттагы илтү вакытында егетләрне алгы сызыкка кертеп җибәрүем булды, дрон аяк астына граната ташлады. Ике аякка да эләкте. Өч ай Саратовта госпитальдә дәваландым, дүрт операция ясадылар, граната ярчыкларын чүпләделәр, әле берничәсе аякта калды. Хәзерге яшьләр бу сугышны бик аңлап бетерми. Аяклар төзәлсә - кире китәм. Дошман илебезне таптаганда тыныч кына ятып булмый, -ди Рәзиф Сәрвәров.

Тәмам ныгып аягына басканчы Рәзифне авылга отпускага кайтарганнар. Биредә гаилә җылысы, ярату һәм наз аңа тизрәк терелергә ярдәм итәчәк. Янәшәдә сөекле хатыны Снежана. Олы кызы Эльмира кияүдә, Милана исемле онык белән сөендергәннәр, аңа 2 яшь тулган. Икенче кызлары Алинага 21 яшь, уллары 14 яшьтә. Менә шундый олы гаилә башлыгы да әле ул Рәзиф Сәрвәров.

Батыр иренә сыенган Снежананың ире белән горурлануы әллә каян сизелеп тора.

-Ирем белән горурланам, махсус хәрби операциядәге һәр ир-егет безнең тынычлык өчен көрәшә. Аларның барысы да сау-сәламәт булсыннар. Җиңеп кайтсыннар! Сайлауларга да шуның өчен килдек, тизрәк дөньялар тынычлансын.Ирем әйткәнчә, сайлауларда безнең киләчәк хәл ителә дип уйлыйм,-ди Снежана Сәрвәрова.

 

Яңа Әлем авылында сайлаулар яңа гына төзекләндерүдән соң ачылган мәдәният йортында уза. Шуңадырмы, участоктан халык өзелми. Иртәнге 7:00-8:00 сәгатьтләрдә өлкәннәр үз тавышларын бирсә, 9:00 сәгатьтән соң яшьләр, яшь гаиләләр балалары белән киләләр. Кулларына сайлау комиссиясе биргән беләзекләрне тагып фотога төшәләр. 

Сайлау комиссиясе сәркатибе Фирүзә Закирова 10:00 сәгатькә 927 сайлаучының 300 гә якын сайлаучының тавыш бирүен әйтте. Бу җирле халыкның сайлауларга карата битараф булмавы, республикабыз киләчәген формалаштыруда  катнашырга омтылышы турында сөйли.

Бүгенге көн- ул сайлаулар гына түгел, ә бөтен район, республика халкының яхшы киләчәккә өметләре дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев