Райондашларыбыз «Иң мөһиме турында» конкурсында җиңде
«Иң мөһиме турында» конкурсы – җәмгыятьтә гражданлык һәм әхлакый кыйммәтләрне, патриотизмны ныгытуга, мәдәни мирасны саклау һәм иҗат аша Бөек Ватан сугышы һәм махсус хәрби операциядәге сугышчыларның батырлыклары турындагы тарихи хәтерне киләчәк буыннарга җиткерүгә юнәлтелгән масштаблы проект.
Биш ай дәвамында конкурска 9 номинация һәм 9 яшь төркеме буенча эшләр кабул ителгән. Барлыгы жюри тарафыннан 675 эш бәяләнә, нәтиҗәдә 243 җиңүче билгеләнә.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кичә Казанда узды. Бу мәртәбәле конкурста безнең якташларыбыз да югары нәтиҗәләргә иреште. Бәшәрова Айзилә «Үткәндәге геройлардан – бүгенге буынга» номинациясендә I урын яулады. Бәшәрова Язилә «Сугышчан стройда яңгыраган җыр» номинациясендә II урынга лаек булды.
Котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев