Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Районыбызның 16 пары алтын һәм тимер туйларын каршылады

8 июль- Гаилә,мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан районыбызның төрле авыл җирлекләрендә яшәүче 16 үрнәк парын бар халык алдында хөрмәтләү тантанасы оештырылды.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен райондашларыбыз көтеп ала. Нәкъ шушы көнне яшьли табышып-кавышкан, матур итеп гаилә корган, бәхетле балалар үстергән, ил-көн алдында үрнәк булып яшәгән гаиләләрне беләбез, аларның китап язардай язмышлары белән танышабыз, сокланабыз. Бүген дә бик дулкынландыргыч мизгелләр кичердек.

Һәр гаиләнең үз тарихы. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева бүгенге тантананың мәртәбәле кунаклары- 16 гаилә турында сөйләп таныштырды. 

Беренче булып "Пар балдаклар" аллеясының түренә Актаныш авылында яшәүче Фирнаял һәм Илиза Шәвәлиевлар гаиләсе чакырылды. Икесе дә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт юлларын башлаган Шәвәлиевләрне районыбызда белмәгән кеше юктыр. Хезмәт баскычларыннан күтәрелә-күтәрелә  Фирнаял абый да, Илиза апа да җитәкче вазыйфалар башкардылар. Өч бала тәрбияләп үстереп зур тормыш юлына чыгардылар. Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев әлеге гаиләнең генә түгел, районыбыз горурлыгы. Кызлары Гөлшат та табибә. Кече уллары Булат сәнәгать тармагында үз юлын тапкан. Бүген әти-әниләрен алтын туйлары белән уллары, кызлары, оныклары котлап олы рәхмәт хисләрен белдерделәр, изге теләкләрен җиткерделәр. Тәбрикләүчеләр арасында район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев та бар иде. Айдар Рәфгать улы хөрмәтле парларга балаларына үзләрендә булган иң яхшы сыйфатларны тәрбияләүләре өчен рәхмәт әйтте. Кода-кодагыйлар да якын кешеләрен сөендерделәр.

Алга таба да абруйлы, хөрмәтле парларыбыз бер-бер артлы халык алдына чыктылар. Һәммәсе дә күз явын алырлык гүзәлләр. Бер-берсен тулыландырып, балкып торган бу абый-апалар шатлыкта да, авыр чакта да гел янәшә булганнар. Олыгайган көннәрендә кулга-кул тотынып атлыйлар, бәхет күлендә йөзгән аккошлар кебек матурлар, затлылар, дәрәҗәлеләр.  Актаныш авылында яшәүче Мөнир һәм Дилүсә Әмирхановлар, Минтимер һәм Илүсә Әхмәтхановлар, Иске Богады авылыннан Рафаэль һәм Хөршидә Зәйнуллиннар, Хатмулла һәм Әлфия Галимовлар, Фәвис һәм Роза Закировлар, Күҗәкәдән Әбүдәр һәм Җүәйрә Тимировлар, Уразайдан Әбелгас һәм Рәзинә Әбүдәровлар, Татар Ямалысыннан Рәсим һәм Нәфидә Мутиннар, Түкедән Рафис һәм Гөлфидә Хәбировлар, Актаныштан Фәнис, Анфиса Ямаловлар, Ирек һәм Рәфинә Галләмовлар, Әмирҗан һәм Фәния Фәрраховлар, Мөхәммәтнур һәм Венера Сабирҗановлар 50 ел бергә гомер кичереп алтын туйларында алтын теләкләргә күмелделәр.

Аларны район җитәкчелеге- район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, район башлыгы урынбасары Илшат Габдулхаев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова тәбрикләде. Һәр гаиләнең алтын байлыгы- балалары, якыннары, күршеләре, туганнары хөрмәтләде.  

Алтын туйларын үткәргәннәргә карап бер хозурлансак, Татар Суыксуы авылында яшәүче Зәки абый белән Дуния апа Хәйбиевлар исә 67 ел бергә гомер кичүләрен белеп  таң калдык. Пандемия булу сәбәпле, тимер туйларын районкүләм билгеләп китә алмаган парлар бүген игътибарның нәкъ үзәгендә булдылар. 90 яшьләрен түгәрәкләгәндә дә гомер юлын җитәкләшеп узалар. "67 ел яшәп бер авыр сүз әйтешмәдек,- ди Зәки абый,- Әле яшәрлек рәтебез бар, 70 еллык туебызга да килерсең", дип шаяртырга да өлгерде. 

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненең тагы да бер истәлекле мизгеле- бүген генә гаилә корган яшь парлар  Илүс һәм Ләйсәния Хөснетдиновлар  алтын, тимер туйларның шаһиты булдылар.

Район  башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова Илүс һәм Ләйсәниягә бүгенге матур парлар кебек татулыкта озак яшәүләрен теләде, истәлек бүләкләре тапшырды. 

Бәйрәм тантанасы барлык парларның туй вальсы белән тәмамланды.

 

Айнур Гыймадиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев