Сак йөрегез юлларда
Татар халкында борынгыдан килгән бер гадәт яши: юлчылар юлга кузгалганда “Хәерле юл!” дип озатып калу һәм “Исән-сау кайттыңмы?” дип каршы алу.
Әйе, көннәребез имин үтсен, юлларыбыз уң булсын иде. Һәр яңа көн тугач кемдер мәктәпкә, кемдер эшкә ашыга. Җәяүләп тә, машинага утырып та, велосипед белән дә хәрәкәт итәбез. Димәк, безнең һәркайсыбыз юлга чыга, андагы хәрәкәт белән очраша. Хәзерге көндә юлга чыгу, аны хәвеф-хәтәрсез, исән-имин үтәр өчен тиз фикер йөртә белү, тирән белем, аны дөрес куллану күнекмәләре кирәк.
Юллар, юллар... Елның төрле вакытында, һава торышы нинди генә булуына да карамастан, анда көчле хәрәкәт: машиналар чаба, велосипедларда йөриләр, җәяүлеләр каядыр ашыга. Без бүген юллар буйлап сәяхәт итәбез. Әтиләр – безнең шофер. Аларның көн саен машина белән йөрүен искә алып, Яңа Әлем балалар бакчасында әтиләр һәм балалар катнашында “Сак йөрегез юлларда” исеме астында зур чара булып узды.
Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә атаның йогынтысы бик зур. Алар – гаилә башлыгы, киендерүче, ашатучы һәм саклаучысы. Шуның өчен без чарабызны юл йөрү кагыйдәләренә багышладык. Командалар арасында әлеге теманы яктырткан биремнәр чиштек, шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык һәм уеннар уйнадык.
Кунак булып Актаныш районы буенча ЮХИДИ профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова да катнашты, әтиләргә, балаларга юлда сак йөрү буенча аңлату эшен алып барды. Профилактик чара буларак бергәләп мультфильм карауны оештырып, шуның буенча сораулар биреп, әңгәмәләр уздырды.
Бәйрәм ахырында командалар арасында урыннар билгеләнеп, Ләйсән Рәзиф кызы бүләкләр тапшырды. Шулай ук, балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләр, балаларның һәм ата-аналарның эшләре, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган, республикакүләм бәйгеләрдә даими катнаша. Шушы көннәрдә Розалия Әгъләмованың ата-аналар белән эшчәнлеге I урынга лаек булды, ә калган тәрбиячеләребез хезмәте сертификат белән бүләкләнде.
Гаиләдә әтиләрнең роле бәясез. Балаларыбыз әти терәген тоеп, рәхәт балачакта үссен, юлларда сак һәм исән-имин йөрергә язсын иде барыбызга да. Менә шулай бергәләп, көч куеп эшләгәндә генә, уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Чөнки юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәсен тиз генә формалаштырып булмый. Бу – шактый катлаулы һәм түземлек сорый торган эш. Өйдә, урамда йөргәндә, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен баланың күңеленә әкренләп-әкренләп сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре – ышанычлы ярдәмчебез, ә эшебез нәтиҗәле булыр.
Ландыш МӨХӘМӘТДИНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев