Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Шамил Садыйков: Актаныш - милли стратегик чыганак

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Актаныш районын милли кадрлар төбәге, дип атады.

«Актаныш – иҗат чишмәсе. Язучылар союзында да төп урыннарда – Актаныш кешеләре, татар филологиясендә укучыларның яртысы – Актаныштан», – диде ул.

«Татмедиа»да меңнән артык кеше эшли. Алар өч төрле категориягә бүленә. Беренче төркем – Актанышта туганнар, икенче – әти-әниләре, өченче – йә ирләре, йә хатыннары Актаныштан булган кешеләр. Актаныш – безнең милли стратегик чыганак», – диде Шамил Садыйков. 

Шамил Садыйков «Актаныш-информ» филиалының яңа бинасы ачылу тантанасында һәм «Актаныш таңнары» газетасының 90 яшьлек юбилеенә багышланган чараларда катнашты. Ул районның шәхси радио дулкынын һәм балалар редакциясен булдыру хыялы турында да әйтте. 

«Бала кечкенәдән туган телгә мәхәббәт белән үссен өчен татарча газета, телевидение, радио, социаль челтәрләрдә татарча эшләү кирәк. Киләчәктә балалар редакциясен һәм шәхси радио дулкынын булдыру – безнең хыял», – диде Шамил Садыйков.

Энҗе Габдуллина, Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев