Сәхнә үзенә тарта
Драма коллективларының район бәйгесенә йомгак ясалды. Безнең артистлар Камал театры артистларыннан бер дә калышмый.
Мохтар Мутин исемендәге театр фестивале исеме астында үткәрелгән бу конкурста 41 коллектив катнашкан. Алар сәхнәләштергән спектакльләр тамашачы хозурына һәм жюри хөкеменә тәкъдим ителде. Авыл үзешчәннәре нык тырышканнар, оештыручыларда бары тик уңай фикер генә.
Әсәрләр төрлесенеке төрлечә: классика, драма, комедия. Якташ әдипләрнең драматургиясенә мөрәҗәгать иткәннәр. 250дән артык райондашыбыз үзенә бирелгән рольгә туры килерлек образга кереп, сәхнә осталыгын күрсәтте. Бәйге кыш буе диярлек дәвам итте.
Мәдәният учакларында репетицияләр барды, аннары – премьера. Иң башта авылдашларын спектакль күрсәтеп сөендерделәр.
Кайбер коллективлар профессиональ режиссерлар белән эшләсә, икенче берләре үзлегеннән сәхнәләштергән. Рольләрне ятлаганнар, киемнәр табылган, макияж да образга яраклы. Катлаулы булмаган, әмма тормышчан декорацияне әсәрнең эчтәлегенә яраклаштырып корырга тырышканнар. Сәхнә бизәлеше аерым осталык, фантазия сорый. Беренче, икенче, өченче күренешләрне алыштырганда аз вакытка сыешырлык һәм уңайлы булуы шарт.
Театр айлыгы кысаларында иң яхшы дип табылган театр коллективлары үз әсәрен Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йорты сәхнәсенә алып менде. Районның таләпчән, әмма сәнгать яратучан тамашачысы каршына чыкканчы, күбесе күрше-тирә авылларга гастрольгә йөреп, чыныгу алырга өлгергән иде. Уйнаган саен, спектакль камилләшә, артистлар шомара. Авыл клубында дистә еллар буе сәхнәдән төшмичә, профессиональ артист дәрәҗәсендә уйнаучы райондашларыбыз шактый. Аларга ияреп, яшьләр дә театрга тартыла.
– Төрле һөнәр ияләренең, эштән соң, мәдәният йортына килеп, спектакльгә әзерләнүләре, рольләрен чын артистларча яратып, күңел биреп башкарулары, чыннан да,
батырлык ул, – диде район башлыгы Ленар Зарипов.
ГАИЛӘ БЕЛӘН УЙНАДЫЛАР
Быелгы сезонда спектакльдә гаилә белән катнашучылар төп игътибарны җәлеп итте. Йомгаклау тантанасында район башлыгы Ленар Зарипов театраль сәләткә ия әлеге 43 гаиләне бүләкләде. Мохтар Мутин исемендәге театр фестиваленең төп үзенчәлеге шунда иде. Гаилә елы кысаларында уздырылган бәйге башкача була да алмый.
Куяннан Әхтәмовлар, Яхшыйдан Мусиннар, Пучыдан Фәтхетдиновлар, Газизовлар, Кировтан Хуҗиннар, Сибгатуллиннар, Талиповлар, Иске Богадыдан Гаяновлар, Уразайдан Фәрдиевләр, Яңа Әлемнәр Исламхуҗиннар, Әгъләмовлар, Күҗәкәдән Ахуновлар, Кыркаентүбәдән Зариповлар, Теләкәйдән Гайнетдиновлар, Иске Сәфәрдән Исмәгыйлевләр, Иске Байсардан Гыйздәтуллиннар, Аештан Гобәевләр, Закировлар, Иске Кормаштан Хаҗиевлар һәм башка гаиләләрне халык каршында хөрмәтләделәр.
Әлбәттә, арадан иң оста уйнаучылар, иң өлкән, иң яшь артистлар да ачыкланды. 100дән артык райондашыбызга бүләк тапшырылды. Пучыдан Илназ Газизов – “Тамашачы мәхәббәте”, Иске Кормаштан Ирек Хаҗиев – “Иң яхшы ир-ат роле”, Яңа Әлемнән Ләйсән Мөхәмәтдинова “Иң яхшы хатын-кыз роле” өчен бүләкләнде.
“Өмет” дигән номинациядә җиңгән сәләтле яшьләр сәхнәгә чакырылды. Алар арасында Гөлнур Тимирова (Иске Сәфәр), Адилә Арсланова (Иске Богады) кебек бик өметле яшь артистларны күрергә мөмкин.
Бу көнне Иске Богады халык театры күренекле драматург Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле белән тамашачы каршына чыкты. Театрга йөрергә яратучылар әлеге моңсу комедияне күпме караса да, карап туймый. Әсәре шундый: бер үк вакытта елыйсың да, көләсең дә. Куелышы халыкчан, күңелне әсир итә. Төп рольне Илфак Гаянов гаҗәеп осталык белән башкарып чыкты. Соңыннан “Ак бабай” номинациясендә җиңүче дип билгеләнде.
АВЫЛ МӘДӘНИЯТ
ЙОРТЛАРЫ ДРАМА
КОЛЛЕКТИВЛАРЫ АРАСЫНДА
Айгөл Әхмәгатгалиеваның “Бәхет агачы” драмасы өчен Яңа Әлем авылы үзешчән коллективы I урын яулады.
Жюри тарафыннан II урын бирелмәде.
Аяз Гыйлаҗевнең “Яра” драмасы өчен Теләкәй үзешчән коллективы һәм Ркаил Зәйдулланың “Татарча өйләнү” әсәре өчен Татар Суыксуы һәм Мари Суыксуы мәдәният йортлары коллективлары III урын алды.
ХАЛЫК ТЕАТРЫ
КОЛЛЕКТИВЛАРЫ АРАСЫНДА
Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” моңсу комедиясе өчен Иске Богады халык театры, Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр” комедиясе өчен Киров халык театры, Айгөл Әхмәтгалиеваның “Капка” драмасы өчен Иске Кормаш халык театрына I урын бирелде.
Туфан Миңнуллинның “Мулла” драмасы өчен Пучы халык театры – II урында.
Данил Салиховның “Туй күлмәгем, соңгы бүләгем” драмасы өчен Иске Байсар халык
театры, Илдар Юзеевнең “Онытылмас бәет” драмасы өчен Иске Сәфәр халык театры III урынга лаек дип табылды.
***
Зөбәер, Такталачык, Кәзкәй, Әнәк, Чишмәбаш авылы сәнгатькәрләре уңышлы чыгыш ясаучы коллективлар дип бәяләнде.
“Үз ролен иң оста башкаручы” номинациясендә берничә райондашыбыз җиңеп чыкты: Валентина Әшрәфуллина (Иске Сәфәр), Илүсә Суровцева (Киров), Таңсылу Хафизова, Фәндүс Мостафин (Иске Богады), Таһир Габдрахманов (Зөбәер), Айназ Нәҗмиев, Лилия Сафиуллина (Иске Байсар), Эльвир Сибгатуллин, Илмир Исмәгыйлев, Зәринә Исмәгыйлева (Теләкәй), Альбина Петрова (Такталачык).
2023 ел – милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан уздырылган драма коллективлары смотрында җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.
Филиза СӘЛАХОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев