Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Сугыш хәрәкәтендә катнашканнарны искә алдылар

1 июль – сугыш хәрәкәте ветераннарын искә алу көне уңаеннан әфганчылар Җиңү паркындагы һәйкәлләргә чәчәкләр салдылар.

Әлеге чарада Әфганстан сугышының ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыган 
район башлыгы Ленар Зарипов, 
районның хәрби комиссары Ленар Әхмәтҗанов, махсус хәрби операциядән яраланып кайтып, реабилитация узучы Илгиз Шәйхразыев  та катнашты. 

– Тормышның иң авыр 
сынауларын үтеп, югалтулар белән очрашкан, яшәүнең 
мәгънәсенә төшенеп, аның бәясен яхшы белгән, утны-суны кичкән сугышчан дусларымны әлеге сагышлы да һәм шул ук вакытта күңелле очрашу мизгелләренә бай көн белән ихлас күңелдән котлыйм.

Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә тынычлык телим. Безнең арада Украинада барган махсус хәрби операциядә катнашкан Илгиз дә басып тора. Аңа чын күңелдән рәхмәтемне әйтәм. Бүгенге көндә дә неонацизмга каршы көрәштә ил сагында торган егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Сугыш афәтләре читләтеп үтсен. Ветераннарыбызга ныклы сәламәтлек, көч, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм куелган максатларга ирешүләрен телим. Киләчәктә дә бердәм булып, очрашып яшәргә язсын, – диде. 

Районның әфганчылар оешмасы җитәкчесе Илсур Гатин, Ленар Әхмәтҗанов та әлеге истәлекле көн уңаеннан үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Шунда булган әфганчыларга Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 35 ел уңаеннан ясатылган юбилей медальләрен тапшырдылар.  

Чарада балалар бакчасы нәниләре дә катнашты. Алар абыйлары белән истәлеккә фотога төште. 

– Киләсе елга Җиңү бәйрәмендә әфганчылар үзебезнең медальләрне тагып, парадта катнашыйк әле, – дип үзенең тәкъдимен җиткерде Нәвис Ибраһимов. 

Аның фикерен хуплыйсы гына кала. Иң мөһиме, сафларыгыз сирәгәймәсен.

Рузилә ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев