Тәрбияле бала – безнең ышанычлы киләчәгебез
“Кояшкай” балалар бакчасында” Сәнгати-эстетик үсеш аша мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади шәхес потенциалын үстерү” темасы астында балалар бакчалары тәрбиячеләренең район методик берләшмәсе утырышы узды.
Белем бирү – аңны үстерү, тәрбияләү исә, кешенең үз-үзен тотышын билгели торган хис- тойгылар формалаштыру дигән сүз. Белем үзеннән-үзе генә яхшы кеше ясамый, ягъни белем туплау процессы тәрбиядән башка булмый. Балаларыбызда матурлык идеалы тәрбияләү һәрвакытта да актуаль мәсьәлә булып тора.
Балаларга милли эстетик тәрбия бирүне халык авыз иҗатыннан, фольклорыннан башка күз алдына да китереп булмый. Әйләнә-тирә, табигать һәм табигать күренешләре белән таныштыруда, эстетик, физик һәм хезмәт тәрбиясе бирүдә халык авыз иҗатының роле әйтеп бетергесез. Безнең бакчада халык иҗаты аша тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә, һәр группада почмаклар оештырылган.
Анда инде безнең милли киемнәр, фольклор әсәрләр урын алган.
Музыка – әйләнә-тирә
дөньяны эстетик кабул итү тәрбиясенең иң мөһим чараларыннан берсе булып тора. Музыка, башка сәнгать кебек үк, баланың һәрьяклы үсешенә йогынты ясый, әхлакый- эстетик кичерешләргә, әйләнә-тирә
дөньяны үзгәртеп коруга этәргеч бирә.
Безнең балалар бакчасында да музыка, җыр һәм бию дәресләрен нәниләр яратып, зур кызыксыну белән көтеп алалар. Һәр бәйрәмгә яңа җырлар, биюләр өйрәнәләр. Музыка тәрбиясе балаларны эстетик яктан да тәрбияли һәм шәхес буларак формалашырга ярдәм итә.
Табигать ул – безнең әйләнә-тирәбез, туган ягыбыз, туган җиребез. Табигатьнең матурлыгын бәяләү, аны күрү, тою күнекмәләрен һәм баланың үз тирә-ягын, көнкүрешен зәвыклы итә белүен күздә тотып, без елның һәр фасылында табигатькә экскурсияләр оештырабыз. Экскурсияләр вакытында, көндәлек прогулкаларга чыкканда да табигатьнең бар матурлыгын тоя, күрә белергә өйрәтәбез.
Балаларда матурлыкны күрә белү орлыклары шулай ук әвәләү, рәсем сәнгате, модельләштерү шөгыльләре вакытында да салына. Нәкъ менә кул белән эшләгән вакытта балаларның төрле яктан сәләтләре ачыклана, бәйләнешле сөйләм теле үсә һәм активлаша.
Кул хезмәте – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.
«Сәнгати –эстетик үсеш » белем бирү өлкәсенең максатын һәм бурычларын тормышка ашыру өчен безнең балалар бакчасында зур психологик-педагогик эш алып барыла.
Мәсәлән, сәнгатькә тарту максатыннан тәрбиячеләр балаларның эстетик хисләрен, сәнгати кабул итүен үстерәләр. Балаларда сәнгать әсәрләренә тартылу уяталар, сәнгати образ аша сәнгать төрләрен аера белүгә китерәләр. Балалар әкиятләрне тыңлау гына түгел, үзләре шул әкият геройлары булып уйнарга, шул әкият геройлары булып карарга бик яраталар. Бәйрәм саен без нинди дә булса әкиятне сәхнәләштерәбез. Соңгы тапкыр әниләр бәйрәменә икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеме балалары белән “Шалкан” әкиятен сәхнәләштереп әниләргә күрсәттек.
Киңәшмәгә килгән тәрбиячеләр дә үзләрен чын курчак театры артистлары итеп хис иттеләр. Әлфия Нурым кызы оештырган “Теремкәй” әкиятен бернинди әзерлексез уйнап хезмәттәшләренә күрсәттеләр.
Хәрби-патриотик тәрбия бирү, туган ил, туган җиргә чиксез хөрмәт тәрбияләү бездә аерым зур урын алып тора. Киңәшмәгә килгән тәрбиячеләр игътибарына тәкъдим ителгән шөгыльләрнең максаты да шул юнәлешкә корылган иде. Икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркемендә Әлфия Тимергали кызы үткәргән “Чебурашка бездә кунакта” әвәләү шөгыле, балаларда совет кинофильмнары, мультфильмнар аша патриотик хисләр тәрбияләү, шәфкатьлелек, миһербанлылык, ярдәм итү хисләре тәрбияләү булса, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә Ләйсән Хөсәен кызы үткәргән “Без тынычлык яклы” рәсем сәнгатенә өйрәтү шөгыле вакытында балаларда эстетик зәвык аша патриотик тәрбия бирү төп бурыч булып торды.
Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китәргә кирәк: безнең балалар бакчасы коллективы, ата-аналар ярдәме белән бергә, хәзерге вакытта илебез тынычлыгы өчен көрәшүче солдатлар өчен гуманитар ярдәм җыеп
тапшырдылар, анда безнең балалар үз куллары белән рәсемнәр ясап, солдат абыйларына юлладылар.
Ялга кайткан чын геройларның үзләре белән дә күзгә-күз очрашып аралаштылар. Кунак солдат абыйларга үзләренең матур җырларын, биюләрен һәм чын йөрәктән чыккан изге теләкләрен җиткерделәр.
Нәтиҗә итеп шуны әйтергә була: нәфис-эстетик тәрбия балаларның иҗади күзаллауларын арттыра, логик фикерләү сәләтен үстерә.
Балаларда дуслык, иптәшлек, гаделлек, зирәклек тәрбияләнә; тырыш, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсүләренә этәргеч бирә; ярдәмләшү, игътибарлылык кебек матур сыйфатлар тәрбияли. Матурлыкны күрә алган бала беркайчан да начар юлга басмас.
Матурлык үрнәкләре белән йогынты ясап, камил кеше тәрбияләү безнең төп бурычларыбызның берсе булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев