Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Тарихта беренче тапкыр: Балалар бакчалары арасында «Ромашка» 50 еллык юбилеен бәйрәм итә

Актаныш районы тарихында беренче тапкыр балалар бакчасы үзенең юбилеен бәйрәм итә. Бүген районыбызның иң күренекле балалар бакчасы- «Ромашка» ачылуга 50 ел.

Бәйрәм тантанасына әлеге бакчада хезмәт куйган педагоглар, башка белгеч-хезмәткәрләр, шушы матур коллективта тәрбияләнгән  шәхесләр килде. Кунакларны Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты фойесында "Ромашка" балалар бакчасының үткәне һәм хәзерге чорына багышланган күргәзмә каршы алды.

Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң районыбызда балалар бакчасы ачыла башлый. Алар оешмаларның бушап калган биналарына урнаша. Актанышта беренче балалар бакчасы "Карлыгач" исеме белән аталганы билгеле.

1971-1975 елларда яңа Актанышны төзү турындагы комплекслы планга 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы бинасын сафка бастыру да кертелә. Шулай итеп 1973 елның ноябрь аенды типовой проект белән ике катлы, заманча балалар бакчасы төзеп кулланылуга тапшырыла.

Бакчаның беренче мөдире Сөембикә Камалованы элек "Ромашка"га йөргән балалар да, аларның әти-әниләре дә сагынып искә ала. Сөембикә апа коллективны туплый, кадрлар мәсьәләсен хәл итә. 

"Ромашка" бакчасы үз эшчәнлеген 113 бала белән башлап җибәрә. Мөдирләрдән дә бик уңа ул. 1979 елдан бакча белән биредә өлкән шәфкать туташы булып эшләгән Мәскүрә Авзалова җитәкчелек итә. бакчаның хәзерге мөдире Ләйсән Мәрданова Мәскүрә апа килгәч, балаларның сәламәтлегенә, белем бирү, тәрбияләүгә ныклы игътибар ителүен билгеләп узды.

Аннан соң бакча белән Рәдифә Сәрвәрова идарә иткән елларда тәрбиячеләр авторлык программалары төзиләр, район, республикакүләм һөнәри бәйгеләрдә актив катнашып җиңүләр яулыйлар. Бакча үзе дә төрле дәрәҗәдәге грантлар конкурсында җиңә, шулай итеп матди ягын ныгыта. 

Бүгенге бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов та катнашты. Республика, район тарихында беренче тапкыр үзенең юбилеен билгеләп үтүче "Ромашка" балалар бакчасы коллективын район Советы, башкарма комитет исеменнән, шулай ук әти-әни буларак котлады, 30 мең сумлык сертификат тапшырды.

Бакчаның өлкән шәфкать туташы Фралия Шакированы һәм музыка җитәкчесе Хәнис Шәрафуллинны район башлыгының Мактау кәгазе һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләде. 

Бакчаны юбилее белән котларга килүчеләр арасында дәрәҗәле җитәкчеләр, эшмәкәрләр, төрле хезмәт ияләре, студентлар да бар. Мәктәпкәчә учрежениеләрдә бирелгән белем һәм тәрбиянең ныклы нигезе аларга мәктәптә яхшы укырга, югары уку йортларында төпле һөнәр алырга ярдәм иткән. шуңа күрә бакчаның бәйрәменә дә бик теләп килгәннәр, лаеклы ялдагы ветераннарны, хәзерге вакытта хезмәт куючы тәрбиячеләрне рәхмәт сүзләренә күмделәр, кыйммәтле бүләкләр белән сөендерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев