Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Татарстанда еллык инфляция 8,7 проценттан арткан

Татарстан Республикасында 2025 елның сентябрендә бәяләр август белән чагыштырганда 0,76 процентка арткан. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Милли банк хәбәр итә.

 

Еллык инфляция 8,76 процентка җиткән. Бу Россиядәге уртача дәрәҗәдән (7,98 процент) югарырак, әмма Идел буе федераль округындагы күрсәткечтән (8,84 процент) түбәнрәк.

Бу айда барыннан да бигрәк азык-төлек булмаган товарлар кыйммәтләнгән. Шул ук вакытта азык-төлек продуктларына һәм хезмәтләргә бәяләр үсеше уртача булган.

Сезонлы үзгәрешләрне исәпкә алганда, Татарстанда бәяләр сентябрьдә августка караганда активрак арткан. Яшелчә һәм җиләк-җимешләр быел азрак дәрәҗәдә арзанайган, ә кайбер азык-төлек булмаган товарларның тәкъдиме кимегән.

Гомумән Россиядә еллык инфляция акрынаюын дәвам итә, әмма әлегә югары булып кала. Бәяләрне тотрыкландыру өчен Россия банкы югары процент ставкаларын саклап калачак, бу 2026 елда инфляцияне 4-5 процентка кадәр киметергә һәм киләчәктә аны 4 процентка якын дәрәҗәдә тотарга мөмкинлек бирәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев