Татарстанда һәр икенче өлкән буынның вәкиленактив эшчәнлеккә җәлеп итәргә планлаштыралар
Бүген Татарстан Республикасында 4 млн граждан яши, шуларның 935 меңе – эшкә яраклы яшьтәнөлкәнрәк гражданнар. Республикада уртача гомерозынлыгы 75,2 ел.
«Татарстанда һәм тулаем илдәге демографик хәлнеанализлап, 2030 елга эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәкгражданнарның чагыштырма күләме 30 % ка кадәрартачак дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин. Димәк, индехәзер үк өлкән буын гражданнарының сәламәтлегенсаклауны тәэмин итү өчен шартлар тудыруга аерымигътибар бирергә кирәк. 2025 елның 1 гыйнварыннанРоссиядә „Гаилә“ илкүләм проекты старт алды, аныңмөһим өлеше – „Актив озын гомерлелек“ республика программасы. Ул 2025−2030 елларга исәпләнгән һәмТатарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан расланган. 2025 елда программаны гамәлгәашыруга, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эшбелән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннантыш, барлык профильле ведомстволар җәлеп ителгән: физкультура белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыручыСпорт министрлыгы, клублар һәм мәдәни-ял итүчараларын оештыручы Мәдәният министрлыгы, компьютер һәм финанс грамоталылыгыпрограммаларын, чит телләрне өйрәнүне үстерүчеМәгариф һәм фән министрлыгы, өлкән буынныволонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итүче Яшьләр эшләреминистрлыгы», – дип сөйли Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социальяклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин.
Аның сүзләренчә, программаның бурычымасштаблы: Татарстанда һәр икенче өлкән буын вәкиленактив эшчәнлеккә җәлеп итү – 480 меңгә якын кешене,яки эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк булган барлыкгражданнарның 44 %.
«Өлкән буын белән эшләүдә, әлбәттә, Татарстанныңиҗтимагый оешмалары аерым роль уйный. Мәсәлән, Россия Пенсионерлар берлегенең республика буенчатөбәк бүлеген алыйк. Ул эре проектларны гамәлгәашыра, алар арасында – „Өченче буын университеты“ проекты. Анда 100 меңнән артык өлкән яшьтәгетатарстанлы белем алды инде. Моннан тыш, иҗтимагыйоешма спорт-сәламәтләндерү чаралары үткәрә: шахмат һәм шашка буенча турнирлар, өченче буынспартакиадасы, йөзү һәм өстәл теннисы буенчаярышлар, Скандинавия йөреше фестивальләре һәм„Тормышка 10 мең адым“ кебек сәламәтләндерүакцияләре. Мәдәният өлкәсендә кызыксынулар буенча162 клуб эшли, алар 3 меңгә якын пенсионерны үз эченәала. Барлык муниципаль берәмлекләрдә дә вокаль-хор һәм декоратив-гамәли иҗат үсеш ала. Тарихиобъектларга барып, республиканың тарихи-мәдәнимирасын өйрәнү зур кызыксыну уята», – дип аңлатаминистр урынбасары.
Адель Мөбәрәкшин шулай ук Татарстан Республикасы Ветераннар (пенсионерлар) советыныңтөбәк иҗтимагый оешмасы эшчәнлегенең мөһимлегенбилгеләп үтте. Аның сүзләренчә, учреждение киңколачлы патриотик эш алып бара. 130 меңнән артыкветеран, оешма әгъзалары, махсус хәрби операциядәкатнашучыларга ярдәм итүдә катнаша, фронтка кирәклеәйберләр җибәрә, җылы киемнәр бәйли, окоп шәмнәреясый.
Аның сүзләренчә, республиканың өлкән яшьтәгекешеләренең мәдәни тормышында «Балкыш» («Сияние») ветераннар арасында үзешчәнбашкаручылар республика фестивале аерым урын алыптора. Беренче елларда 4 меңгә якын кеше катнашкантыйнак башлангычтан фестиваль бүгенге көнгә 25 меңнән артык катнашучыны берләштерә торганмасштаблы мәдәни вакыйгага кадәр үсте. Үткәрә башлаганнан бирле, фестивальдә 120 меңнән артыккеше катнашты, дип билгеләп үтә Адель Мөбәрәкшин.
«Zabota-tatar.ru сайтында булдырылган „Алтын еллар – Золотые годы“ ресурсын аерым әйтеп үтәсе килә. Анда интерактив картада иҗтимагый оешмалармуниципаль хакимият органнары белән берлектә һәрмуниципаль районның чаралары турында, шулай укактив озак гомерлелек чараларын гамәлгә ашыручыоешмалар турында тулы мәгълүмат урнаштыралар. Бу карта ярдәмендә өлкән яшьтәге татарстанлылар да, аларның балалары да үзләре һәм ата-аналары өченкирәкле районда туры килгән шөгыль таба алалар», – ди министр урынбасары.
Моннан тыш, әлеге ресурс аша теләсә кайсы дәрескәязылырга мөмкин. Шулай итеп, илкүләм проектларярдәмендә иҗтимагый оешмалар дәүләт белән берлектәөлкән буын кешеләренең тормышын якты һәм бай, чаралар белән тулы итәргә булышалар. Аларныңэшчәнлеге гражданнарның сәламәтлегенә, үз-үзентормышка ашыруына һәм белемнәренә, буыннарарасындагы элемтәләрне ныгытуга йогынты ясый.
«Татарстан республиканың һәр кешесе өчен алтын яше чын мәгънәсендә яңа мөмкинлекләр, казанышларһәм тормыш шатлыгының алтын вакыты булсын өченбарлык шартларны да тудыра. Мин барлык өлкән буынгражданнарны „Актив озын гомерлелек“ программасына кушылырга һәм үз тормышларының яңабитен ачарга чакырам», – дип нәтиҗә ясады АдельМөбәрәкшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев