Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Татарстанлылар «Халык участковые» конкурсында якташы өчен тавыш бирә ала

Россия Эчке эшләр министрлыгының «Халык участковые-2025» бөтенроссия конкурсының финал этабы башланды.

Бәйгедә Татарстан Республикасын Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы бүлегенең участок уполномоченные, полиция майоры Илдар Вәгыйзов тәкъдим итә. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Илдар Вәгыйзов 1998 елның апреленнән бирле эчке эшләр органнарында хезмәт итә.

2014 елдан бирле Тукай районының Яңа Троицк һәм Комсомол авыл җирлекләренең административ участокларын җитәкли. Тукай районы территориясендә дүрт мең кеше яши. Шул ук вакытта авыл җирлегендә эшләүче участок уполномоченныйлары өчен йөкләнеш нормасы – 1200 граждан. Моннан тыш, биредә алты бакчачылык ширкәте бар, шул сәбәпле язгы һәм җәйге сезонда халык саны сигез мең кешегә кадәр арта.

Соңгы өч елда Илдар Вәгыйзов 29 җинаятьне ачкан һәм 147 административ хокук бозу очрагын ачыклаган.

Ул шулай ук Төньяк Кавказ төбәге һәм Херсон өлкәсе территориясендә хәрби хәрәкәтләрдә һәм хезмәт командировкаларында катнашкан.

Татарстан участок уполномоченныена теләктәшлек күрсәтү өчен сылтама аша кереп тавыш бирергә була. Моның өчен битнең аскы сул почмагындагы йөрәк символына басарга кирәк. Тавыш кабул ителсен өчен «Яндекс» яки «ВКонтакте» аша авторизация узарга кирәк. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының рәсми сайтында катнашучының битенә керү өчен сылтама һәм QR-код урнаштырылган. Тавыш бирү 2025 елның 10 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев