Актаныш

Актаныш районы

16+
Бу мөһим

Тукай буыннарны берләштерә: Актаныш районы башлыгы бөек шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды

Габдулла Тукайның 139 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов халык шагыйре мирасының мәңгелек кыйммәтен ассызыклады.

Тукайның һәр шигыре-зирәклек хәзинәсе. Аның шигырь юллары уникаль көчкә ия - зиһенне уята, йөрәкләрне тәрбияли, туган телне яратырга өйрәтә. Башка бер генә шагыйрьнең дә кеше күңеленә моның кадәр йогынтысы юк, - дип билгеләп үтте муниципалитет җитәкчесе.

Ленар Зарипов мәдәни мирасны саклауның мөһимлегенә аерым басым ясады:

Безнең изге бурычыбыз-татар телен данлау, милләтне алга этәрү, матур традицияләребезне буыннан-буынга тапшыру. Һәм бу югары максатларга Без Тукай һәм Җәлил кебек рухи титаннарның иҗаты аша гына ирешә алабыз. 

Район башлыгы, үз сүзләрен раслап, Тукайга багышланган шигырен укыды, җыелган халык күңелендә җылы хисләр уятты.

Истәлекле кичә Актанышның Мәдәният һәм сәнгать паркында бөек шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы белән тәмамланды.

Бу ишарә хәзерге буыннның габдулла Тукайның бәһасез әдәби мирасы өчен рәхмәт белдерүнең символик чагылышы булды.

Ләйсән Газизова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев