Тынгысыз ветераныбыз
“Актаныш-информ” филиалы ветераны Нурулла Нурлыев 18 майда 75 яшьлек юбилеен каршы ала.
2004 елның 10 февраленнән 2012 елның 27 августына кадәр, ягъни 8 елдан артык мәгълүмат-мөхәррият үзәге директоры булып хезмәт куйды ул.
Нурулла Нурлыев Башкортстанның Илеш районы Уяндык авылында туган. Өч ел эчендә өч мәктәптә башлангыч белем серләрен үзләштерә. Аннары укуын Кәзкәй сигезеллык мәктәбендә дәвам итә. 1960 елның августында аларның гаиләсе Казахстанга күчеп китә. Анда көтү көтәләр. 10 яшьлек малайга, яшьтәшләре белән бергә, мәктәптә өч ел казах телендә укырга туры килә. Беренче чиректә үк казах теленнән “5“ле чыгуга ирешә. Китап укырга ярата ул, белемгә омтыла. Өч ел узуга, алар Казахстаннан бу якларга күчеп кайталар.
Нурулла Нурлыев 1965 елда Кәзкәй сигезьеллык мәктәбен Мактау кәгазе белән төгәлли. 1967 елда Актаныш урта мәктәбен тәмамлаганда аттестатында өч кенә “4“ле чыга, калганнары – “5”ле. Казан дәүләт педагогика институтына укырга керә. 1971 елда аны кызыл диплом белән тәмамлый.
1971-1972 уку елында Такталачык урта мәктәбендә укыта һәм армия сафына алына. Бер ел хәрби хезмәт үтәп, районга кайткач, комсомол комитеты секретаре эшенә билгелиләр аны. 1973-1976 еллар Актанышның иң актив яшьләре белән бергә шаулап-гөрләп уза. Аннан 15 ел партия райкомында төрле вазыйфалар башкару чын тормыш мәктәбенә әверелә. Бу чорда газетабызның иң актив хәбәрчеләреннән санала.
1991-2004 елда район статистика бүлеге башлыгы урынбасары, “Актанышнефтепродукт“ ААҖ генераль директорының сәүдә буенча урынбасары булып эшли, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.
Иҗади мохит
Мәгълүмат-мөхәррият үзәге җитәкчесе булып эшли башлагач, коллективны төрле иҗади конкурсларга тартып, район һәм республика бәйгеләрендә шактый гына уңышларга ирешелә.
“Актаныш таңнары” газетасы 2005 елда ТРда торак-коммуналь хуҗалыгы реформаларын һәм модернизацияне яктырту буенча үткәрелгән республика конкурсында I урынны яулады. 2006 елда авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлекне һәм барышын яхшы яктырткан өчен Дәүләт статистка федераль хезмәте территориаль органының Рәхмәт хатына лаек булдык.
“Татэнерго” ААЖнең, ТР Журналистлар берлеге белән берлектә, республикадагы массакүләм мәгълүмат чаралары арасында үткәрелүче “Күп кырлы энергетика” конкурсында берничә ел рәттән алдынгы урыннар яуланды. 2007 елда журналистларның “Аграр көч – каләм көче” дигән республика бәйгесендә диплом белән бүләкләндек.
2007 елның маенда “Актаныш таңнары”, журналистларның “Бәллүр каләм-2007” фестива-лендә “Район, шәһәр газетасы” номинациясендә җиңеп, ТР Журналистлар берлеге һәм “Татмедиа” массакүләм бәйләнешләр агентлыгының дипломы белән бүләкләнде. Шул ук елда Татарстанның беренче Илбашы, якташыбыз Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хаты белән хөрмәтләнде.
Бүләкләре
Нурулла Гаян улының шәхсән үзенең дә ирешкән уңышлары, алган бүләкләре бик күп. КПСС райкомы, район Советы башкарма комитетының, шулай ук “Татмедиа” массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгының, муниципаль район башлыгының Мактау кәгазьләренә, “Казан шәһәренең 1000 еллыгы” медаленә, ике тапкыр Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хатына лаек була. 2020 елда Татарстанның “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. Быел ТР Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисенең Рәхмәт хаты белән хөрмәтләнде.
Газетаның
юбилей даталары
“Актаныш таңнары” газетасының 75 еллык юбилее 2007 елның декабрендә олылап бәйрәм ителде. Аны оешкан төстә үткәрүдә җитәкченең өлеше зур булды. ТР Дәүләт Советы президиумы әгъзасы, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин коллективка республиканың ул чактагы Президенты Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатын тапшырды.
Анда болай диелә: “Хөрмәтле “Актаныш таңнары” газетасы хезмәткәрләре! Газетагыз чыга башлауга 75 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы мәнфәгатьләрендә озак еллар куйган нәтиҗәле хезмәтегез өчен ихлас йөрәктән рәхмәт хисемне белдерәм”.
Газетаның 80 еллыгы исә 2012 елның 17 августында үткәрелде. Тантанада коллективка “Татмедиа” ААҖ генераль директорының Рәхмәт хаты тапшырдылар.
Хәрәкәттә – бәрәкәт
2012 елның 27 августыннан “Татмедиа” ААҖ филиалы “Актаныш мәгълүмат-мөхәррият үзәге” директоры булып Илназ Хөҗҗәтов эшли башлады. Нурулла Гаян улы 2013 елның 12 августына кадәр директор урынбасары вазыйфасын башкарып лаеклы ялга чыкты.
Тынгысыз җитәкче лаеклы ялда да үзенә яраткан эш тапты. Башта “Бердәм Россия” партиясенең башкарма комитет җитәкчесе вазифасын 3 ел башкарды. Һәм менә 11 ел инде районның ветераннар оешмасын җитәкли.
Район ветераннар советының өлкәннәрне сәламәт тормышка активрак җәлеп итүгә юнәлтелгән эшчәнлегендә “Балкыш” республика фестивале лауреаты “Мирас” халык хор коллективы роле зур. Үзе дә җырларга оста Нурулла Нурлыев җитәкчелегендә иҗади дуслык күпере елдан-ел ныгый. Башкортстанның Туймазы, Дүртөйле, Илеш, Чакмагыш, Бакалы районнары белән тыгыз элемтә саклана. “Батыр” спорткомплексында өлкәннәрнең сәламәтлек клубы оешты. Скандинавия йөреше популярлашты. Балыкчылар ярышы даими уздырыла. Кәзкәй авылында Нурулла Нурлыев призына өстәл теннисы ярышы уздыру гадәткә керде.
Нурлыевларның гаилә бәйрәмнәрен дә, барысы бергә җыелып, ярышлар оештырып, үзенчәлекле итеп уздырулары мәгълүм. Тормыш иптәше Әлфия Заһит кызы ике ул тәрбияләп үстергәннәр алар. Олысы Алмаз Нурлыев – танылган блогер, эшмәкәрләргә ярдәм итү фондының райондагы вәкиле. Кечесе Айваз Нурлыев Тукай районында электр челтәре оешмасында хезмәт куя, автоузышчы, Иске Байсар авылында үткәрелә торган автокросс буенча Россия чемпионатында даими катнаша.
Нурлыевларның өч оныгы үсеп килә. Алар өлкәннәрне һәрьяклап сөендереп торалар. Лаеклы дәвамчылар булып, җәмгыятьтә үз урыннарын тапсыннар.
Котлыйбыз
Хөрмәтле Нурулла Гаян улы!
Сезне 75 яшьлек юбилеегыз уңаеннан чын күңелдән котлыйбыз. Иң мөһиме – сәламәтлек, алдагы тормыш юлын сау-сәламәт булып, иминлектә, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын.
Киләчәктә дә балаларыгызның, оныкларыгызның, туганнарыгызның игътибар һәм ихтирамын тоеп, тормыш иптәшегез Әлфия Заһит кызы белән тигезлектә яшәргә язсын.
“Татмедиа” АҖ филиалы “Актаныш-информ” коллективы.
Хезмәтләрен хөрмәтләп
Озак еллар нәтиҗәле хезмәттәшлеге, медиахолдинг массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм юбилее уңаеннан “Татмедиа” АҖ ветераны, Актаныш районы ветераннар оешмасы рәисе Нурулла Гаян улы Нурлыев “Татмедиа” АҖ генераль директорының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Нурулла Гаян улы Нурлыевка ТР Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Анда мондый сүзләр язылган: “Милләтебез алдындагы олы хезмәтегезне искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләрегез өчен Бөтендөнья татар
конгрессы Сезгә зур рәхмәтен белдерә һәм Киләчәктә дә уңышларга ирешерсез дип ышана”.
Ветераннар оешмасы котлавы
Зур хөрмәткә ия булган, Актаныш авылында яшәүче Нурулла Гаян улы Нурлыевны 75 яшьлек юбилее белән ихластан котлыйбыз.
Сез озак еллар җаваплы урыннарда хезмәт куеп, район халкының зур ихтирамын яуладыгыз. Кешеләргә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булдыгыз. Гаиләдә үрнәк әти, дәү әти, Әлфия ханымга сөекле, тугры тормыш иптәше. Туганнарыгызга, дусларыгызга игътибарлы, ярдәмчел кеше.
Юбилеегыз мөбәрәк булсын. Әлеге тынгысыз хезмәтегездә яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын. Сәламәтлек белән, бәхет-шатлыкта, һәркемгә кирәк булып, тигезлектә, тагын бик күп еллар бәрәкәтле гомер кичерүегезне телибез.
Ихтирам белән район ветераннар советы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев