2026–2027 уку елында Актаныш районында 24 мәктәп, 30 балалар бакчасы, Актаныш технология техникумы һәм Балалар иҗат үзәге эшләячәк. Мәктәпләрдә 2701 укучы, балалар бакчаларында 987 бала тәрбияләнәчәк. Уку елы башланганчы бу саннарда үзгәрешләр булырга мөмкин.
— Соңгы өч елда районыбызда 7 башлангыч мәктәп һәм 4 балалар бакчасы ябылды, бер мәктәп 9 еллык итеп үзгәртелде. Быел балалар саны булмау сәбәпле Югары Яхшый һәм Уразай балалар бакчалары, Кәзкәй һәм Уразай башлангыч мәктәпләре эшләүдән туктады, — диде ул.
Мәгариф идарәсе башлыгы билгеләп үткәнчә, авыл мәктәбен саклап калу өчен әлеге мәсьәләгә авыл җирлеге җитәкчеләре һәм халык тарафыннан алдан ук игътибар бирү мөһим.
— Мәктәпләрне без япмыйбыз. Алар балалар булмаганлыктан ябыла. Шуңа күрә мәктәпнең соңгы чиккә җиткәнен көтмичә, авыл җирлеге җитәкчеләре, халык бергәләп авылда балалар санын саклау, мәктәпне үстерү турында алданрак уйласын иде, — дип ассызыклады Раниза Шакирова.
Мәктәпләр өчен тагын бер мөһим мәсьәлә — педагогик кадрлар белән тәэмин ителеш. Бүгенге көндә мәгариф идарәсе укытучылар җитмәгән очракларда төрле юллар белән проблеманы хәл итәргә тырыша. Кайбер белгечләргә яңадан әзерлек һәм һөнәри белемнәрен күтәрү кирәк.
Яңа уку елына әзерлек кысаларында 12–14 август көннәрендә мәктәпләрне кабул итү комиссиясе эшләгән. Аның составында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, МЧС, МВД һәм башка җаваплы хезмәтләр вәкилләре булган. Белем бирү учреждениеләрендә санитар таләпләр, янгын һәм гомумән балалар иминлеге тикшерелгән. Ачыкланган кимчелекләрне уку елы башланганчы төзәтү буенча эш алып барыла.
Мәгариф оешмаларының матди-техник базасын яңартуда төрле финанс чыганаклары ярдәм итә. Район бюджетыннан бүленгән акчалар белән беррәттән, грантлар да зур роль уйный. Район мәктәпләре «ЛУКОЙЛ» грант бәйгесендә актив катнаша. Быел Актанышның 1нче мәктәбе «Физика-математика алгарышы» программасы кысаларында грантка ия булды. Шулай ук 7нче балалар бакчасы да грант отты.
Мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына иганәчеләр, авылдан чыккан танылган якташлар да ярдәм күрсәтә. Бу ярдәм белем бирү учреждениеләренең матди-техник базасын яңартуга мөмкинлек бирә.
Укучыларның туклану шартларын яхшырту буенча да эш дәвам итә. Ашханәләрне ремонтлау программасы кысаларында Күҗәкә мәктәбенең ашханәсендә һәм Актаныш гуманитар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар өлешендәге ашханәсендә ремонт эшләре башкарылган.
Нет комментариев