Актаныш

Актаныш районы

18+
Бу мөһим

ЯҢА ЕЛ МОГҖИЗАСЫ: Энгель Фәттахов 10 яшьлек Тимурның хыялын чынга ашырды

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов Актаныш авылында яшәүче Тимур Хафизовның хыялын чынга ашырды, егеткә ноутбук бүләк итте, ныклы саулык, укуында уңышлар теләде.

             - Тимур инде 2 ел ноутбук турында хыяллана, район башлыгы Энгель Нәвап улына зур рәхмәт,  балабызның өметләре акланды,- ди Тимурның әтисе Нияз Хафизов.

 

Реклама

          10 яшьлек Тимур Актанышның беренче санлы мәктәбендә укый, сәламәтлегендә җитди тайпылышлар булса да, тырышып белем ала, заманча электрон җиһазларның телен бик яхшы белә.

 - Кыш бабайга ноутбук сорап хат яздым да, өйдәге чыршы астына куйдым. Хәзер минем үз компьютерым бар. Бик сөенәм, минем Яңа ел хыялым чынга ашты, рәхмәт!- ди Тимур.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев