Яңа Әлем авылында яшәүчеләрне бәйсез этләр борчый
Яңа Әлем җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәровага “Ихатага эт кереп кош-кортка зыян салды”, дип мөрәҗәгать итүчеләр көннән-көн арта.
2022 елга чыккач кына да бу хакта җирлек җитәкчелегенә язмача 7 гариза кергән. Киров җирлегендәге этләр приютыннан килеп 3 тапкыр бәйсез этләрне җыеп алып киткәннәр. Менә тагын күңелсез хәлләр кабатланган: хуҗасыз этләр халыкның яңа алган тавыкларын буган, хәтта сарыкларны харап итәләр.
Яңа Әлемдә яшәүче Азат Хуҗин приют эшчеләренә этләрне тотуда булышкан, “Бүген барлык ихаталар, мал-туар абзарлары каралган, төзек. Анда эт түгел, черки дә үтеп керә алмый. Ә бу этләр ихатага да керә, кош-кортны да ботарлый”, дип борчыла һәм авылдашларын бу афәткә каршы бергәләп көрәшергә чакыра.
Эт асраучылар хайваннарын бәйдә тотарга, паспортларын булдырырга, вакытында привикалар ясатырга бурычлы.
Дилбәр Әнвәрова бу хакта авылдашларның ватсап төркемендә гел аңлатып, искә төшереп торам, ди. Этләрне тоту кышын җиңелрәк, алар ташландык ихаталар, зират яннарында, үләксә базы, хуҗалыкның азык пункты тирәсендә көн итәләр. Ә җәйге чорда алабайлар бик тиз качалар, кая кереп киткәннәрен күреп тә булмый.
Лилия Авсахова, мәсәлән, ихатасына эт кергәч, кошларын үзе коткара. Койма астыннан җирне казып шуннан ихатага үткәннәр. Ярый ла Лилия өйдә булып этләрне куып чыгара алган. Ә менә бер күршесенең былтыр 11, быел 5 тавыгын бугазлаганнар. “Зинһар, этләрегезне бәйдә тотыгыз, кыргыйланып кешегә зыян салып йөрмәсеннәр”,-ди ул.
- Яңа Әлем урамнарында өер булып йөрүче этләр үзебезнең авылныкы гына түгел, Актаныштан да киләләр дип беләм. Безгә этләр белән көрәшү өчен бер генә юл- приютка озату гына рөхсәт ителә. Ә халык “Нишләп аттырмыйсыз”, дип борчыла. Бу проблема Яңа Әлемдә генә түгел, башка җирлек башлыкларын да этләр өере каршында көчсез,-ди Дилбәр Әнвәрова.
Хөрмәтле укучылар, ә сезнең җирлектә хуҗасыз этләр белән ничек көрәшәләр, әллә сез дә аптыраштамы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев