Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Бу мөһим

Җырлы сәяхәт: «Актаныш» радиосы 90.0 FMдагы «Күңел»гә кушылды

Бүген Актанышта «Күңел» радиосы дулкыннарының районыбыз территориясендә тарала башлавына багышланган зур бәйрәм узды. 90.0 FM ешлыгында эшләүче «Күңел» радиосына «Актаныш» радиосы да кушылачак. «Җырлы сәяхәт» дип аталган бәйрәм концертын актанышлылар көтеп алды, тамашачы бик күп иде.

Актанышлылар җыр-моң сөючы халык. "Җырлы сәяхәт" дип аталган бәйрәм концертына тамашачы шуңа да күпләп килгән иде. Әлеге чара Актаныш районында Чаллының «Күңел» радиосы эшли башлавына багышланды. 1930 нчы еллардан бирле эфирга чыгып килүче Актаныш радиосы да «Күңел» дулкыннарында сөйли. Радиолагычларны моның өчен 90.0 FM ешлыгына көйләргә кирәк. 

Истәлекле вакыйгага  "ТАТМЕДИА" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков та кайтты. Шамил Мөхәммәт улы "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевнең сәламнәрен тапшырды һәм аның исеменнән татар милли җанлы районыбыз җитәкчесе- Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зариповка рәхмәтен җиткерде. 

Узган ел Татарстанда бердәнбер булган, тарихта беренче тапкыр искиткеч заманча төзекләндерелгән "ТАТМЕДИА" филиалы "Актаныш-информ"ның яңа бинасын ачтык. Заманча җиһазландырылган радио эшли башлады. Болар барысы да район башлыгы Ленар Зариповның зур булышлыгы белән эшләнде. Актаныш- милләтебезнең бишеге. Актаныш-телне, миллләтне үстерүдә стратегик район. Бу зур район. Бүген Актанышта "Күңел" радиосы ачыла. Бу «Актаныш» радиосына да тәүлек дәвамында тыңлаучылар белән элемтәдә булырга мөмкинлек тудыра. Бурыч- "Актаныш" радиосының "Күңел" радиосы белән бергә эшләвенә ирешү, татар телендә, туган телебездә җырларны тарату, хәбәрләр, яңалыклар җиткерү, әңгәмә форматында аралашу, районың күренекле шәхесләре турында, район халкының тарихы турында сөйләү.

Бүген радио социаль челтәрләр кебек үк халыкка белән  якын элемтә урнаштыру чарасы. Радионың тагын бер мөмкинлеге- район Башкортостан, Удмуртия белән чиктәш. Бу республикаларда бик күп татарлар, туганнар, дуслар яши. Актаныш радиосын анда да тыңлыйлар. Алга таба да бергәләп сөенеп эшләргә насыйп булсын, -диде Шамил Мөхәммәт улы.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов район халкы исеменнән "ТАТМЕДИА" җитәкчелегенә "Күңел" радиосының Актанышта эшли башлавы уңаеннан рәхмәт белдерде.

"Күңел" радиосының күңеле бар. 1997 елдан эшләүче "Күңел" радиосы Кама аръягында татарча сөйләүче бердәнбер радио иде. Бүгенге бәйрәмне оештыручыларга, катнашучы артистларга рәхмәт. Татар халкы авыр вакытта да, шатлык килгәндә дә җырлаган. Махсус хәрби операциядәге егетләребез исән-сау кайтып, "Күңел" радиосын тыңлап, күңелле итеп яшәргә язсын,- диде Ленар Рафак улы. 

«Күңел» радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова, «Актаныш-информ» директоры Айнур Гыймадиев та тыңлаучыларны алга таба да бергә булырга чакырдылар.

"Җырлы сәяхәт" концертында яраткан артистларыбыз, эстрада йолдызлары Фирүзә Хафизова, Илназар, Марат Шәйбәков, Гүзәл Әхмәтова, Рәфис Кәлимуллин тамашачыны рәхәтләнеп  ял иттерде, биетте, бүләкләр белән сөендерде.

Ләйсән Газизова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев