Актаныш

Актаныш районы

16+
Чисталык икеайлыгы

Актаныш авылында башкарма комитеты җитәкчесе Камил Әхмәтгалиев райондашларны чисталык икеайлыгында актив катнашырга чакыра

Актаныш районында 1 апрельдән 31 майга кадәр чисталык икеайлыгы игълан ителде. Бу чорда район территориясен тәртипкә китерү, урамнарны, ишегалларын һәм җәмәгать урыннарын чистарту буенча киң күләмле өмә чаралары оештырыла.

 

Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Әхмәтгалиев билгеләп үткәнчә, өмәләр 19 апрельдән актив рәвештә башланып китте. Районның барлык оешма, предприятие, мәктәп һәм учреждениеләре бу эшкә кушылып, Актанышыбызны тагын да чиста һәм матур итү өчен зур көч куя.

«Хөрмәтле райондашлар, чынлап та, 1 апрельдән 31 майга кадәр чисталык икеайлыгы игълан ителде. Шушы чорда районда өмәләр оештырыла. Бүгенге көндә, 19 апрельдән башлап, барлык коллективлар, оешмалар, мәгариф учреждениеләре урамнарга чыгып, Актанышыбызны чистарту һәм төзекләндерү эшләрен алып бара», — дип билгеләп үтте ул.

Камил Әхмәтгалиев шулай ук халыкны шәхси хуҗалыклар тирәсендә дә тәртип сакларга чакырды. Аның сүзләренчә, кайбер очракларда чүп-чар һәм куак ботаклары контейнерлар янына ташлана, бу исә гомуми чисталыкка зыян китерә.

«Шәхси йорт хуҗалары да үз территорияләрен чистартып, чүпләрне дөрес итеп чыгарсыннар иде. Кайбер урыннарда, мәсәлән Садовый урамында, куакларны һәм ботакларны тиешсез урыннарга ташлау очраклары күзәтелә. Зинһар өчен, моңа игътибарлы булыйк», — дип искәртте җитәкче.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев