Актаныш – ул безнеке!
Актаныш районы Башкарма комитет җитәкчесе, вакытлыча район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илфак Барыевның җитәкчеләргә киңәшмәдә әйткән төп фикере – уртак җаваплылык тоеп районыбыз мәнфәгатьләрен бергәләп кайгырту!
Актаныш – ул безнеке, мондагы һәр җитәкченеке. Монда бүтән көч юк, монда без бар. Бөтенебез бергәләп 17 апрельдә булачак районкүләм өмәдә катнашыйк, районыбызны, авылларыбызны чистартып чыгыйк. Без чистартмасак, моны беркем дә чистартмый. Бер МУПтагы 12 кешелек штат белән генә без беркайчан да чистарта алмыйбыз.
Районда «Бюджет мониторингы системасы» программасы эшли башлады. Бу – республика күләмендә контрольдә торучы механизм.
Күп еллар без бу программа буенча артта калып килдек. Мисал: Ленин урамының киңлеге 9 метр, ике якта бордюры бар. Әмма документлар, кадастр исәбе булмау сәбәпле, акчалар 6 метр киңлектәге грунт юлны тоту кебек керә иде. Хәзер ике ел эчендә күп юлларны, паркларны кадастр исәбенә куйдык.
Программа ярдәмендә районга ел саен кайта торган 35 миллион сумлык төзекләндерү финансы күләмен 50–55 миллионга җиткерү максаты куелган.
Акча юктан бар, бардан юк булмый. 200 ел элек Генри Форд әйткән: ул бер кешедән икенче кешегә күчә. Без республика кесәсендәге акчаны район кесәсенә күчерергә тырышабыз.
Ни өчен бу мөһим?
Яңа система гамәлгә кергәч, өмәләр бетмәс, тик эш күләме кимер. МУПка өстәмә хезмәткәрләр алу, авыл җирлекләрендә операторлар өчен штат булдыру, су белән тәэмин итү, башка мөһим өлкәләрне финанслау мөмкинлекләре артачак.
Илфак Барыев:
Әлегә республика кесәсендәге акчаны район кесәсенә күчерергә тырышып, менә шушы өмәдә районыбызны, авылларыбызны чистартып чыгыйк, иптәшләр,- дип үз чыгышын йомгаклады.
Өмә – ул бердәмлек символы. Актанышның чисталыгына, матурлыгына һәм киләчәгенә бүгеннән салынучы нигез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев