Актаныш

Актаныш районы

16+
Чисталык икеайлыгы

Актаныш халкы Сабантуйга әзерләнә!

Районыбызда ел саен Сабантуйлар ныклы әзерлек белән уза. Милли бәйрәмебез якынлашкан саен көндәлек эш-мәшәкатьләребез белән беррәттән районыбыз оешма-предприятиеләрендә, һәркемнең гаиләсендә бәйрәмгә әзерлек чаралары инде башланды. Бигрәк тә тирә-юнебезне матурлау, чистарту эшләре активлаша.

Шушы көннәрдә генә Кәзкәй мәдәният йорты хезмәткәрләре олы юл буендагы агачларны буярга чыктылар. Сабантуйга кайтучы кунакларны «Хуш киләсез!» дип каршы алып, хәерле юл теләп озатып калучы ак кәүсәле каен, тупыллар күзләрне иркәли.

Сабантуйга әзерлекнең санаулы көннәре калганда, бәйрәмгә әзерлек чараларында райондашларыбызның активлыгын көтеп калабыз.

Әби-бабаларыбыз йоласы булган Сабантуебызны тынычлыкта, аяз күк астында үткәрергә насып булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев