Актанышта районкүләм өмә: укучылар Җиңү паркын чистарта
Бүген Актанышта районкүләм чистарту өмәсе уза. Районыбызның барлык оешма-предприятиеләре коллективлары әлеге изге эштә актив катнашып, төбәгебезне чистарту һәм тәртипкә китерүгә зур өлеш кертә.
Актанышның 2 нче санлы мәктәбе укучылары да районкүләм өмәдән читтә калмады — алар Җиңү паркын чистарту эшләренә чыкты.
Бүгенге акциягә 7 нче, 8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары җәлеп ителде. Укучылар парк территориясен тәртипкә китерү белән беррәттән, мәктәп биләмәсендә дә эш алып баралар. Әйтергә кирәк, Җиңү паркы әлеге мәктәпкә беркетелгән, шуңа күрә аны карап тору — даими эшләрнең берсе.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Айгөл Хәбибуллина сүзләренә караганда, парк ел дәвамында даими рәвештә чистартылып тора:
Без ел буе әлеге паркта эшлибез, аны карап, чистартып торабыз. Балалар да бу эштә теләп катнаша. Бу — хезмәт тәрбиясенең бер өлеше. Моннан тыш, биредә урнашкан һәйкәлләр аша без укучыларга патриотик тәрбия дә бирәбез. Паркта Бөек Ватан сугышына багышланган һәм башка һәйкәлләр бар. Болар барысы да балаларда тарихка хөрмәт тәрбияли, — дип билгеләп үтте ул.
Өмә барышында укучылар һәйкәлләрне дә юып, чистартып чыкты. 7 нче «Б» сыйныф укучысы Иманаев Данияр Айдар улы да бу эштә актив катнашты:
Без бүген Җиңү паркына чыктык, һәйкәлләрне юабыз. Башта постаментларын чистартабыз, аннары өске өлешенә күчәчәкбез. Без моңа кадәр дә төрле һәйкәлләрне юганыбыз бар. Эш авыр түгел, барыбыз да теләп катнашабыз, — дип сөйләде ул.
Данияр сүзләренчә, укучылар өмә көнен алдан ук көтеп ала:
Без бу көнне күптән көттек, шатланып килдек. Парк чистарып, матурланып калсын иде. Бирегә килгән кешеләр дә чисталыкка сокланып йөрсеннәр, — ди ул.
Өмә эшләре дәвам итә. Мондый чаралар районны матурлау белән беррәттән, үсеп килүче буында хезмәткә мәхәббәт һәм туган якка карата хөрмәт хисләре дә тәрбияли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев