Илфак Барыев санитар-экологик икеайлыкта хәл ителергә тиешле мәсьәләләр белән таныштырды
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 19 мартындагы 467-р номерлы боерыгы нигезендә, районда чистарту эшләренә аерым таләпләр кертелде. Алар белән җитәкчеләрне Актаныш районы Башкарма комитет җитәкчесе, вакытлыча район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илфак Бариев таныштырды.
Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты карар итте:
-
2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде.
-
Район территориясен чистарту эшен координацияләү өчен оператив штаб оештырыла һәм аның составы раслана.
-
Торак пунктларны чистарту, яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча чаралар планы кабул ителә.
Җитәкчеләргә йөкләнә торган бурычлар
Авыл җирлекләре башлыклары, район авыл хуҗалыгы формированиеләре, предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә түбәндәгеләр йөкләнә:
-
Икеайлык эшен координацияләү өчен урыннарда оператив штаблар төзү.
-
Авыл җирлекләре территорияләрен чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча кичектергесез чаралар күрү.
-
2026 елның 1 апреленә кадәр үз территорияләре өчен санитар-экологик халәтне яхшырту планын эшләү.
-
Агач һәм куаклар утыртуга, киселгәннәре урынына яңаларын утыртуга аерым игътибар бирү.
-
Җир участокларын файдаланучыларга санитария зоналарын һәм аларга якын участокларны беркетү.
-
2026 елның 1 маена обелискларны, һәйкәлләрне һәм алар янәшәсендәге территорияләрне төзекләндерүне тәмамлау.
-
Халыкны санитар-экологик чараларга җәлеп итү буенча даими аңлату эшләре алып бару.
-
Территорияләрне төзелеш калдыкларыннан вакытында чистарту.
-
Ведомстволарга буйсынган территорияләрне чистартуга яшьләр оешмаларын ирекле нигездә җәлеп итү.
-
2026 елның 15 маена кадәр рөхсәт ителмәгән чүплекләрне бетерү.
-
Су объектларын, паркларны, балалар мәйданчыкларын, ял итү урыннарын, шәхси торак секторны, юл буе полосаларын, су саклау зоналарын чистарту, контейнер мәйданчыклары төзү һәм ремонтлау.
-
Каты көнкүреш калдыкларын кабул итү, сортларга аеру һәм күмү, полигонның эшчәнлеген тәэмин итү.
-
Калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру урыннарын юкка чыгаруны Татарстанның экологик картасы (геомәгълүмат системасы) ярдәмендә мониторинглау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев