Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Чисталык икеайлыгы

Матур булсын: Үзәкләштерелгән хисапханә хезмәткәрләре чисталык ике айлыгына кушылды

Ак майларның иң матур мизгеле. Бар тирә-як яшеллеккә, чәчәккә төренеп җәйгә аяк басарга әзерләнә. Озак та үтмәс, Сабантуйлары килеп җитәр.

             Халкыбызның яраткан бәйрәменә чит төбәкләрдән дә якташлар, киленнәр, кияүләр, кода-кодагыйлар кайта. Кунак килсә ит пешә, ит пешмәсә, бит пешә, я булмаса, кунак аз утырыр, күп сынар дигәндәй,  бәйрәмгә килүчеләрне Актанышыбыз матурланып, чистарып каршыласа үзебез өчен күңелле бит.

Чүп-чарга баткан, кыршылган буяулы коймалар, себерелмәгән, чистартылмаган урамнар өчен оялып кызарырлык булмасын.  

          Оешма-предприятие уңганнары чисталык икеайлыгы кысаларында өмәләргә чыгып Актанышыбызны Сабан туена да әзерлиләр.

Реклама

Әле генә Актаныш башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗиннан тагы бер хәбәр килде. Үзәкләштерелгән хисапханә хезмәткәрләре дә чисталык ике айлыгына кушылган.

Хисапчы хатын-кызларыбыз юл буйларындагы бордюрларны, күрсәтмә торбаларны буярга чыкканнар. Уңган, булган райондашларыбызга "Афәрин!" дип, рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Башка оешмаларны да өмәләргә чакырып калабыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев