Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Чисталык икеайлыгы

Язгы игелек атнасы: Тирә-ягыбыз Иске Иделдәге кебек матур, пөхтә һәм чиста булсын!

Җыештырган түгел, ә чүпләмәгән җир чиста, диләр. Моның шулай икәнлегенә Иске Идел ял паркына килгәч, тагы бер кат инандык. 2023 елның 30 августында, Татарстан Республикасы көнендә кулланылуга тапшырылган Иске Идел ял паркы әллә -каян чисталыгы белән үзенә җәлеп итеп тора.

Бүген районыбызның яшьләр активы "Бөтенроссия язгы игелек атнасы-2024" проекты кысаларында «Чиста яр буе» акциясе оештырып паркны тәртипләргә  килде.

Район башкарма комитетының яшьләр бүлеге, «Яшьлек» яшьләр үзәге, «Форпост» оешмасында эшләүчеләр паркны бөртекләп карап чыктылар.

 Кызлар-егетләр анда-санда тегеннән-моннан очып килгән кәгазь, полиэтилен ертыкларын табып алганнар. Юл кырыенда ятучы төзелеш материалы калдыгыннан башка зур чүпләр табылмаган. «Яшьлек» яшьләр үзәге директоры Ализә Хурамшина, өмәгә чыккач, күңелне шатлык хисләре биләп алды, ди. Чөнки паркка инде бер елга якын халык килеп, йөреп торса да, җәмәгать киңлеге үзенең матур йөзен җуймаган. Бар җиһазлар төзек, әйләнә-тирәдә чисталык.

- Бу инде безнең халкыбызның тәрбиялелеге турында сөйли. Чыннан да табигатебезне, үзебез басып йөргән җиребезне, матурлыгына сокланып йөргән урыннарны кадерләргә, кайгыртырга бурычлы. Һәрбер райондашыбызга юлыгызда күренгән чүпне алып махсус савытларга салсагыз иде, дип мөрәҗәгать итәм. Әгәр зур чүпләр күрсәгез, махсус хезмәтләргә хәбәр итегез. Пычраклыкка битараф калмагыз,- ди Ализә. 

Яшьләр активы «Язгы игелек атнасы» кысаларында «Актаныш басмалары» ял скверын да чистартырга исәп тота. Мондый күмәк эшләрдән «Форпост» оешмасы җитәкчесе Тәнзилә Гыйниятова бер дә калмый. 

- Мөмкинлектән файдаланып барлык райондашларыбызга кая гына барсагыз да артыгыздан җыештырып китегез диясем килә. Чөнки сездән соң килүчеләргә табигатебез чиста булса, бик рәхәт һәм күңелле, -ди Тәнзилә.

 «Язгы игелек атнасы» бик күп волонтерлык чараларын үз эченә ала. Өлкәннәргә ярдәм итү, Георгий тасмасы таратып илебез халкы яулап алган Бөек Җиңү көне турында аңлату, парк-скверларны тәртипкә китерү һәм башка игелекле гамәлләр белән райондашларыбызны сөендерү күздә тотыла. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев