Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Актанышта парк яңартылачак

27 февраль көнне Актанышта Татарстан Республикасының Җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында Ленин исемендәге паркны төзекләндерү проекты тәкъдим ителеп, актанышлыларның фикерләре тыңланды. Катнашучыларга территориянең үсеше проекты эскизын "Архитектур десант" архитекторлар берләшмәсеннән Эдуард Гобәев белән Эльвира Рәхмәева тәкъдим итте. - "Актаныш басмалары" проектын да узган ел шулай фикер алышып, тәкъдимнәр керткән идек....

27 февраль көнне Актанышта Татарстан Республикасының Җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында Ленин исемендәге паркны төзекләндерү проекты тәкъдим ителеп, актанышлыларның фикерләре тыңланды.
Катнашучыларга территориянең үсеше проекты эскизын "Архитектур десант" архитекторлар берләшмәсеннән Эдуард Гобәев белән Эльвира Рәхмәева тәкъдим итте.
- "Актаныш басмалары" проектын да узган ел шулай фикер алышып, тәкъдимнәр керткән идек. Гимназия укучылары "Актаныш басмалары"ның эмблемасын тәкъдим итте анда. Эмблеманы сувенир рәвешендә көмештән эшләтеп, гимназиянең үзенә дә, эшләгән подрядчыга да тапшырдык. Быел да республика әлеге программаны тәкъдим итә, быел да беренчеләрдән булып катнашабыз. Уртак фикергә килеп, архитекторлар белән киңәшләшеп эшлик. Наталья Фишман командасына рәхмәт. Фикер алышуны Айрат Фәйзрахманов алып бара, архитекторлар да татарча аңлый, үз телебездә аралашып, фикерләшеп, вакытны файдалы үткәрик, - дип, барлык катнашучыларга рәхмәтен белдерде район башлыгы Фаил Камаев.
Актанышлылар тәкъдимнәр өчен бар уңайлыклар тудырылган өстәлләрдә төркемнәргә бүленеп эшләде. Хакимияттән, район башкарма комитетыннан катнашучылар, төзүчеләр, мәдәният, медицина хезмәткәрләре, укытучылар, оешма-предприятие җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары, өлкәннәр, укучы балалар парк проектына кагылышлы тәкъдимнәрен проект эскизына шартлы билгеләр белән беркетеп тә, язып та, шәхсән дә белдерделәр.
Проект нигезендә җәяүле юлын, яктырткычларны, Ленин һәйкәлен яңарту, яңа утыргычлар кую планлаштырыла. Гаилә коручы парлар өчен махсус урын билгеләнгән, анда пар балдак скульптурасы, фонтан да булачак. Җәяүле юлы кош биеклегеннән татар кызларының муенсасын хәтерләтә. Ике як машина юлын ябу да парк мәйданын арттырачак. Балалар мәйданчыгы янындагы махсус урын кояштан һәм яңгырдан саклану өчен ябулы булачак.
Актанышлылар парк проектына велосипед юлы, велосипедларны файдалануга алу урыны, роликлы тимераякта шуу мөмкинлеге, яшь әниләр өчен балалары белән ял итү урыны, истәлеккә фотога төшү өчен арт-объект "Мин Актанышны яратам" язуы булу, бию мәйданчыгы, истәлекләр тактасын булдыру, телескоп урнаштыру кебек тәкъдимнәрен керттеләр. Проектны камил эшләп бетерүдә аларның һәммәсе дә язып алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев