Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Чишмә буенда сандугачлар сайрарлармы?

Туган ил әти-әни, туган туфрак, чишмә суларыннан башлана, һәркем туган ягын ярата, читкә китсә-сагына, туган як табигате аны үзенә тарта. Туган авыл чишмәсенең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, сагынган күңелләргә дәва була. Күрәсең, шуңадыр - кешелек дөньясы элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп...

Туган ил әти-әни, туган туфрак, чишмә суларыннан башлана, һәркем туган ягын ярата, читкә китсә-сагына, туган як табигате аны үзенә тарта.
Туган авыл чишмәсенең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, сагынган күңелләргә дәва була. Күрәсең, шуңадыр - кешелек дөньясы элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге эш, әҗер-савап саналган. Бу язма әнә шундый изге күңелле кешеләр турында.
Шифалы чишмә, Салкын чишмә, Кыйбла чишмәсе, Изһам чишмәсе, Ат чишмәсе... Иске Кормаш авыл җирлегендә урнашкан чишмәләрнең берничәсе генә бу. Сулары да саф, исемнәре дә бик матур яңгырый аларның. Күптән куллануда булган чишмәләр янына әледән-әле яңалары өстәлә. Авылыбыз яныннан узган вакытта, мөгаен, күпләрнең игътибарын таулар арасында урнашкан түгәрәк күл җәлеп итәдер. Менә шул түгәрәк күлгә бик күп саф сулы чишмәләр килеп кушыла. Күптән түгел алар арасыннан берсенә улаклы булу бәхете елмайды. Исеме дә аның аһәңле-Кыйбла чишмәсе. Әлеге саваплы эшнең үзәгендә Филарит абый Тимеровның, Кәшиф абый Җәмиловның, Рәсим абый Лотфуллинның, Ралиф абый Сәлаховның тырыш хезмәте ята.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 29 июнь, 2012 50 (9695) санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев