Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Пучы балалар иҗат үзәге методисты Күҗәкә мәктәбе укучылары белән экологик квест —уенда катнашты

29 ноябрь- Россиядә табигатьне саклау җәмгыяте оешкан көн.


Шул уңайдан Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Без —табигать дуслары"дигән темага экологик квест-уен үткәрелде. Экологик квест-уенны химия-биология укытучысы Гөлназ Файз кызы Мәгъдәнурова әзерләде һәм алып барды.

4-9 класс укучылары группаларга бүленеп төрле тукталышларда үзләренең экологик белемнәрен сынадылар. Тукталышлардагы биремнәр үз эченә Кызыл китап серләрен, данлыклы Игем урманы һәм Көләгеш сазлыгының бүгенге көндәге экологик торышын, халык сынамышларын, табигать дуслары кагыйдәләрен, экологик календарь даталарын, экологик терминнар җыелмасын туплаган иде. Группаларда киңәшеп, фикерләрен туплап укучылар биремнәрне төгәл үтәргә тырыштылар. Сорауларга тулы җавап бирделәр.

Квест-уенны башлангыч класс укучылары зур кызыксыну белән күзәттеләр, үзләре дә экологик биремнәр чиштеләр. Экологик чарада Пучы Балалар иҗат үзәгеннән экология методисты Загирова Алсу Миңнулла кызы да катнашты. Ул укучылар белән дустанә аралашып мәктәпнең экологик эшчәнлеге белән танышты, аларга үзенең киңәшләрен бирде, төрле яңа конкурслар белән таныштырды.

Хөрмәтле жюри әгъзалары- директор урынбасарлары Лилия Хәниф кызы һәм Рәзинә Зиннур кызы балаларның эшчәнлеген гадел бәяләделәр. Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Табигатьне саклауга багышланган әлеге чараның әһәмияте киләчәк эшчәнлекләрдә дә чагылыш табар дип ышанабыз. Табигатьне саклау-безнең бурыч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев