Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Табигатебезне саклап яшик

Көннәр матур! Кояш кыздыра, күзне чагылдырып, якты нурын сибә, назлы җилләр бит очларын иркәли. Димәк, бу җәйнең иң күңелле көннәре, бәйрәмнәре килеп җитте дигән сүз. Кемнәрдер өчен бу көннәр гадәти, ә кемнәрдер бик күңелле итеп ял итә, күңел ача. Җәй бит ул яллар гына түгел, авыл халкы өчен бакча эшләре,...

Көннәр матур! Кояш кыздыра, күзне чагылдырып, якты нурын сибә, назлы җилләр бит очларын иркәли. Димәк, бу җәйнең иң күңелле көннәре, бәйрәмнәре килеп җитте дигән сүз. Кемнәрдер өчен бу көннәр гадәти, ә кемнәрдер бик күңелле итеп ял итә, күңел ача.
Җәй бит ул яллар гына түгел, авыл халкы өчен бакча эшләре, кырда тир түгүчеләр өчен игеннәрнең уңуы, вакытында яңгырлар явып торуы дигән сүз.Җәй көне авыл җирендә кайнап торган эш булуга да карамастан, безнең халык вакытында бик күңелле итеп ял да итә белә.Татар халкының ерак буыннан килгән милли бәйрәме Сабантуен әйтеп үтми булмый. Ул бик зурлап, олылап бәйрәм ителә. Халык ял итә, дуслары белән очраша, төрле уеннарда катнашып күңелен күтәрә, үзенең көчен сыный.
Менә бу елны да Сабантуйны бик олылап, күңелле итеп үткәреп җибәрдек. Һәрбер авылның уңган хезмәткәрләре билгеләнде.
Матур чиста табигатьтә, яшел хәтфә чирәмле иркен кырларда шаулап- гөрләп бәйрәмне уздырып җибәрәбез.Тик үзебез ял иткән урыннар бик күп очракта бездән соң чүп өеме булып кала. Кешенең бурычы- табигатебез өчен дә битараф булмау, аны яратып, саклап, чистартып тору да. Шуңа күрә ял иткән урыннарда чүп өемнәре ясап калдырмасак иде. Табигатебез без килгәндә ничек чиста булса, бездән соң да шулай булып калсын иде. Җир-Ана рәнҗемәсен, сыкранмасын. Ходай биргән табигатебезнең кадерен белик, аны саклап яшик.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев