Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

“Әйләнә-тирәне саклыйк!“

Табигать һәм кеше. Алар арасындагы бәйләнешне сүзләр белән әйтеп, каләм белән язып бетерерлек түгел. Бу - мәңгелек тема. Табигатькә, тирә-юньгә карашны үзгәртү, аны сакларга өндәү буенча 23 февраль көнне Тат.Ямалы мәдәният йортында "Әйләнә-тирәне саклыйк!" дигән экологик кичә оештырылды. Әйләнә-тирә мохитне пычратмау, табигый байлыкларыбызны саклау, киләчәк буынга аның матурлыгын бүләк итү,...

Табигать һәм кеше. Алар арасындагы бәйләнешне сүзләр белән әйтеп, каләм белән язып бетерерлек түгел. Бу - мәңгелек тема. Табигатькә, тирә-юньгә карашны үзгәртү, аны сакларга өндәү буенча 23 февраль көнне Тат.Ямалы мәдәният йортында "Әйләнә-тирәне саклыйк!" дигән экологик кичә оештырылды. Әйләнә-тирә мохитне пычратмау, табигый байлыкларыбызны саклау, киләчәк буынга аның матурлыгын бүләк итү, киләчәгебез өчен яшәү кичәнең беренче өлешендә чагылды. Чыннан да, авылыбыз табигатьнең иң гүзәл җирендә урнашкан. Ямьле болыннары, балыклы күлләре, яныннан гына аккан Агыйдел елгасына кемнәр генә сокланмый икән! Шушы матур табигатебезгә багышланган җырларыбыз белән үрелеп барды бәйрәмебез. Кичәнең икенче өлешендә исә экологик биремнәр белән ярышлар булды. Авылыбызның иң яшь, шаян егетләреннән торган ике команда үз көчләрен сынады. Нинди генә бирем бирсәң дә, алар бик җиңел генә җавап бирделәр. Кошлар, хайваннар тавышын танып белү тамашачылар өчен дә бик кызыклы булды. "Табигать балалары" командасы егетләре үз белемнәренең тирәнлеге белән алга чыксалар, "Кыярлар" командасы шаянлыклары белән тамашачыларны шаккатырдылар.
Тулы мәгълумат газетаның чәршәмбе, 14 март, 2012 20 (9665)санында

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев