... 5 декабрь көнне Актаныш авылыннан 1976 елгы гражданка район полиция бүлегенә шалтыратып, товарга заказ бирүен, акча күчерүен, әмма шактый вакыт үтсә дә, аны ала алмавын хәбәр итә. Интернет челтәрендәге "ВКонтакте" сайты аша, үзен Актаныштан дип таныштырып, дуслык тәкъдим иткән, Интернет аша товарлар сатуын әйткән кешедән зыян күргән икән бу...
... 5 декабрь көнне Актаныш авылыннан 1976 елгы гражданка район полиция бүлегенә шалтыратып, товарга заказ бирүен, акча күчерүен, әмма шактый вакыт үтсә дә, аны ала алмавын хәбәр итә. Интернет челтәрендәге "ВКонтакте" сайты аша, үзен Актаныштан дип таныштырып, дуслык тәкъдим иткән, Интернет аша товарлар сатуын әйткән кешедән зыян күргән икән бу ханым. Ул куртка алу өчен интернет аша танышкан шушы "дус" сатучысына акча күчерә, тик товар кайтыр вакыт үтеп китүгә, "сатучы" сайтта күренми башлый. Полиция хезмәткәрләре алдарсатучыны ачыклады, зыян күрүчегә акчасын кире кайтарылды. Интернет аша сату-алулар белән бәйле жинаятьләр күп очракта ачылмый кала, шуңа күрә ышанычлы сәүдә оешмаларыннан гына сатып алырга киңәш ителә.
Мошенниклар яңа алдау ысулларын уйлап табып кына торалар. Шушы көннәрдә генә Чистайда яшәуче ике пенсионер телефон мошеннигы тозагына эләгәләр. Үзен пенсия фонды хезмәткәре дип таныштыра ул. "Пенсиягезгә арту каралган, өстәмә түләүләр бар", - дип алдап, банк картасы парольләрен ала. Бераз вакыт үтүгә беренчесенең картасыннан 5000 сум, икенчесеннән 4900 сум акча юкка чыга.
Үзен газовик дип Казан шәһәрендә берәү бик кыйммәткә газ чыгу-чыкмавын тикшерә торган детектор сатып китә.
Алдагы бәйрәм чоры, киләчәк сайлаулар һәм башка сәбәпләр белән үз хезмәтләрен тагарга тырышучылардан сак булыгыз. Бушка килгән сырның әле берәүгә дә файда китергәне юк.
Һәр кемгә таныш, әмма бик азлар гына үти торган гади киңәшләр:
-нинди генә сәбәп белән дә йортка чит кешеләрне кертмәгез;
-үзләрен социаль, башка төр ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре дип таныштыручыларның документларын сорагыз, оешмаларына шалтыратып, алар әйткән мәгълүматны тикшерегез;
-сездә бозым бар, ярдәм итә алам, дип, акча белән бәйле булган бозым чыгаручыларга ышанмагыз;
-чит кешегә банк картасы паролен, картанын икенче ягындагы өч санлы кодны бервакытта да әйтмәгез;
-туганың полициягә эләккән, авария ясаган, дип куркытырдай хәбәр әйтүчеләргә ышанудан алда туганыгызның үзенә, анын белән сөйләшә алмаганда, полиция бүлегенә шалтыратыгыз;
-авыр хәлгә юлыккан туганыгызга ярдәм итәм, дип, үзен юрист, адвокат, хокук саклау органы хезмәткәре дип таныштыручыга акча бирмәгез, абонент номерларына, башка төрле исәпләргә акча күчермәгез;
- интернет аша товар сатып алырга уйлагансыз икән, банк картагыз белән бәйләнеше булмаган телефон номерыгызны әйтегез;
-билгесез абоненттан нинди дә булса интернет-ресурска күчү турында хәбәр килгәндә, теләсә нинди ссылка-сылтама буенча күчмәгез - телефоныгызга вируслы программа керергә мөмкин. Телефон номерыгызга бәйле банк картагыздан барлык акчаларыгызны салдырырлар;
-банк картасы төзексез хәлгә килгән -"заблокировать" ителгән дигән хәбәр алуга, банк картасының икенче ягында күрсәтелгән "кайнар линия" телефонына шалтыратыгыз. Кирәк булганда паспортыгыз белән банк офисына мөрәжәгать итегез.
Нет комментариев