Ачык мәхкәмә утырышыннан: Салсаң- сал, салганнан соң өйдә кал
2023 елның 13 июнендә РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча гражданин Гарипов Фоат Айрат улына карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы узды.
Татарстан Республикасы Актаныш суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать суды карары белән граждан Гарипов Ф. А. административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев