Актаныш районында исерек йөртүчегә карата суд карары чыгарылды
Актаныш районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен җитди бозу очрагы теркәлде. Җирлек кешесе Төхвәтуллин Рузил Илдус улы руль артына спиртлы эчемлекләр кулланып, исерек хәлдә утырган юл-транспорт һәлакәте куркынычы тудырган.
Әлеге закон бозу очрагы 2026 елның 18 маенда Татарстан Республикасы Актаныш районы җәмәгать судының 1нче участогында каралды.
Суд барлык хәлләрне өйрәнеп, Төхвәтуллин Рузил Илдус улына карата түбәндәге җәза чараларын билгеләде:
-
45 000 сум күләмендә административ штраф;
-
18 айга (1 ярым елга) транспорт чараларын идарә итү хокукыннан (шофер таныклыгыннан) мәхрүм итү.
Юлларда транспорт чарасын исерек хәлдә идарә итү — үзеңнең генә түгел, башкаларның да гомерен куркыныч астына кую. Әлеге җәза чарасы киләчәктә юлларда иминлекне тәэмин итү һәм башка юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны кисәтү максатын күздә тота.
Хөрмәтле райондашлар! Юлларда игътибарлы булыгыз, кагыйдәләрне төгәл үтәгез һәм спиртлы эчемлекләр эчкән килеш беркайчан да руль артына утырмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев