Апелляция судларында эш алып бару тәртибенә үзгәрешләр кертелде
Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаментының 2025 елның 30 декабрендә кабул ителгән 264 номерлы боерыгы нигезендә гомуми юрисдикциядәге апелляция судларында суд эшләрен алып бару буенча Инструкциягә үзгәрешләр кертелде.
Аерым алганда, судьяның квалификацияле электрон имзасы белән расланган электрон документ рәвешендә эшләнгән суд актларының (хөкем карары, карар, постановление, билгеләмә) электрон күчермәләре кайсы очракларда әзерләнергә тиеш булуы төгәл билгеләнде.
Шулай ук Инструкция нормалары дәүләт серен тәшкил иткән мәгълүматларны һәм таралуы чикләнгән хезмәт мәгълүматларын үз эченә алган документлар белән эшләүгә кагылмавы да аерым ассызыкланды.
Әлеге боерык 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде.
Актаныш районы прокуратурасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев