Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

«Без – Россия гражданнары» парламент дәресе - полициядә узды

Бүген Иске Богады һәм Яңа Әлем мәктәпләренең 8нче сыйныф укучылары Актанышның полиция бүлегенең музеенда экскурсиядә булдылар.

Аның данлы тарихы, эшчәнлеге белән таныштылар, Актаныш районы буенча ЮХИДИ пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән очраштылар. Ул юл кагыйдәләрен һәрчак үтәргә үгетләде,  яктылык кайтаргыч элементлар, белешмәлекләр, һәм буяу китапчыклары бүләк итте.

Яңа Әлем авылы мәктәбенең физика һәм математика фәннәре  укытучысы Фидания апа Якупова үзенең ихлас теләкләрен җиткереп, бик матур эчтәлекле отзыв язып калдырды:


Шундый файдалы, кирәкле очрашуны оештырган Богады һәм Әлем мәктәбе педагогларына, экскурсияне тирән эчтәлекле итеп алып барган,   Васил абый Вахитовка, әһәмиятле киңәшләре һәм истәлекле бүләкләре өчен Ләйсән Рәдиф кызына зур рәхмәтләребезне белдерәбез!

Чыннан да дуслар, әлеге очрашу бик күңелле узды, укучылар төрле сорауларына җавап таптылар, аларның бу өлкәдә белемнәре артты. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев