Чираттагы хөкем карары исерек көе руль артына утырган райондашыбызга карата чыгарылды
7 сентябрьдә РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 статьясының 1 өлеше буенча Актаныш районы гражданы Гыйльмуллин Илнур Фәтхулла улына карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы узды.
Татарстан Республикасы Актаныш суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать суды карары белән гражданин И. Ф. Гыйльмуллин административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителеп, аңа 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев