Райондашыбыз 1,5 ел автомобиль белән идарә итә алмаячак
Кеше һәм закон

Райондашыбыз 1,5 ел автомобиль белән идарә итә алмаячак

2 май көнне РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча гражданин Сафиуллина Альберта Дамир улына карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы узды.

Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать суды карары белән гражданин А. Д. Сафиуллин административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 1 (бер) ел да 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, райондашка 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.


Нет комментариев