Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Республикада алдынгылар

1 ноябрь - суд приставлары көне. Район суд приставлары хезмәте дә һөнәри бәйрәмнәрен күркәм нәтиҗәләр белән каршы алды. Быелның 9 аенда үтәтүдә 4542 эш булган. Гомуми суммасы 62425 мең сум. 3178 эш төгәлләнгән, анысы 35655 мең сумлык. Фактта үтәтү белән 2758 эш тәмамланган. Бу 25380 мең сум күләмендә. Әлеге хезмәттә...

1 ноябрь - суд приставлары көне. Район суд приставлары хезмәте дә һөнәри бәйрәмнәрен күркәм нәтиҗәләр белән каршы алды.

Быелның 9 аенда үтәтүдә 4542 эш булган. Гомуми суммасы 62425 мең сум. 3178 эш төгәлләнгән, анысы 35655 мең сумлык. Фактта үтәтү белән 2758 эш тәмамланган. Бу 25380 мең сум күләмендә.

Әлеге хезмәттә 2003 елдан эшләүче, 2007 елның 1 мартыннан район бүлеген җитәкләүче Наил Нургаян улы Нурлыев:

- Коллектив бердәм, бер-беребезне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп, дус эшлибез. Шуңа да хөкүмәт тарафыннан безгә йөкләнгән эш функцияләрен эшләү җиңел, 9 айлык күрсәткечләр буенча республикада II урынны алдык. Хезмәттәшләремә сәламәтлек, гаиләләрендә тынычлык телим. Үзләренә дә һәрвакыт: "Өйдән, эшем бар дип, эшкә елмаеп чыгып китегез. Кич эштән, гаиләм, яраткан тормыш иптәшем, балаларым бар дип, елмаеп кайтып керегез, дип әйтәм", - ди, теләкләрен белдереп.

Коллективта бәйрәм көннәре икеләтә куанычлы булды. Хезмәтләре хөрмәтләнде. Бүлек җитәкчесе Наил Нургаян улы Нурлыев Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты, әйдәүче белгеч эксперт-дознаватель Зинфир Зиндаф улы Бикметов, суд эшчәнлегендә билгеләнгән тәртипне тәэмин итүче Илшат Илгиз улы Сафиуллин Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесенең Рәхмәт хаты, суд приставы башкаручысы Илназ Рафис улы Галимов, суд эшчәнлегендә билгеләнгән тәртипне тәэмин итүче Ришат Рәшит улы Хәмидуллин Суд приставлары федераль хезмәтенең "За службу" III дәрәҗә медале белән бүләкләнделәр.

- Хөрмәтле райондашлар, сезнең күбегез суд приставлары һәм безнең эшчәнлек белән якыннан таныш түгелдер. Ә кайберләрегез белән эш буенча килеп туган мәсьәләләрне хәл итәбез. Әйтер теләгебез- безнең белән таныш-дус мөнәсәбәттә булыгыз. Ике арадагы аралашу, очрашулар сезнең кемгәдер бурычлы, яисә кемнәндер бурыч юллап алучы буларак кына булмасын.

Бурычларны вакытында түләп, тынычлыкта, дус яшәүгә ни җитә!

Реклама

Дуслыктан явызларча файдаланып була дип, ялгыша күрмәгез! Суд приставлары закон кысаларында гына эшлиләр, һәм законнан читкә тайпылу мөмкин түгел, чөнки һәр тайпылуга закон нигезендә җаваплылык көтә.

Эш туктатылган, суд карар чыгарган,

Бу турыда постановление укылган.

Барлык йөкләмәләр дә үтәлсен өчен

Суд приставының кирәге булган,- диләр алар.

Тормыш та, законнар да үзгәреп тора. Шул сәбәпле, суд приставларының эшчәнлек төрләре, эш күләме дә елдан-ел арта. Яраткан хезмәтләрендә кешеләргә ярдәм итү, гаделсезлеккә битараф булмау гына үзгәрешсез кала.

Бәйрәм рухында да тынгысыз коллективны истәлеккә сурәткә дә төшердек. Киләчәктә дә бердәм хезмәтегез уңыш китерсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев