Руль артына болай утырмавың хәерле
Кеше һәм закон

Руль артына болай утырмавың хәерле

17 апрельдә РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча гражданин Фәтхуллин Айнур Рамил улына карата административ хокук бозу турындагы эш буенча ачык суд утырышы узды.

Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать суды карары белән гражданин А. Р. Фәтхуллин административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм 1 (бер) ел да 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, райондашка 30 000 (утыз мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.


Нет комментариев