Сожителенең картасыннан акча урлаган хатын-кызны хөкем иттеләр
Сарман районы прокуратурасы 39 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплый. Хатынкай бергә яшәгән ир-егетнең (сожителенең) картасыннан акча урлаган.
Суд хатын-кызны РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең П.3 өлеше (банк счетыннан урлау) белән каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан.
Судта 2022 елның августында гаепләнүче хатынның бергә яшәгән ир кешенең банк картасын урлавы, карта счетыннан кибетләрдә сатып алуларга 8,4 мең сум сарыф итүен ачыкланган.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный.
Суд гаеплегә карата 2 ел да 2 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгели, 2 ел сынау срогы белән.
Хөкем карары законлы көченә керде.
Материал Татарстан Республикасы Прокуратурасы мәгълүматлары буенча әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев