ТНВның элеккеге алып баручысы Эльвира Мадиярова Төркиядә мошенниклык өчен тоткарланган
ТНВ ның элеккеге алып баручысы Эльвира Мадиярова Төркиядә мошенниклык өчен тоткарланган һәм Казан СИЗОсына экстрадиция көтә.
17 майда Төркиядә кулга алынган Эльвираның әтисе Тәбриз Әхтәмов Казан СИЗОсына китерелгән.
Тикшерү версиясе буенча, «Җырлыйк әле!» тапшыруының элеккеге алып баручысы Эльвира Мадиярова "FrendeX» финанс пирамидасы җитәкчеләренең берсе булган. Пирамиданы «челтәр бизнесы» буларак позицияли:
Социаль челтәрләр аша кешеләрне актив җәлеп итә;
«Балалар, ипотека, җиңел акча» дигән хисләр белән уйный;
Затлы Porsche, Бали, iPhone белән бизәкләнгән тормышын күрсәтә:
Әмма болар барысы да — алданган вкладчылар акчасына барлыкка килгән.
Пирамида җимерелгәч, Эльвира ире Айдар, ике баласы һәм әти-әнисе белән Төркиягә кача.
Хәзер Эльвира, кечкенә балаларына сылтама ясап, кулга алынуга каршы килергә тырыша. Аңа һәм әтисенә Россиядә 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.
Кулга алу триггеры 100 000 акчасын югалткан зыян күрүче булды. Ул шәхсән үзе Төркиягә барып мошенниклар гаиләсен тапкан һәм аларны полициягә тапшырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев