КЫШКА САЛАТ ЯСАР ЧАК: Помидорлы-фасольле кабымлык
Бу тәмле салат бер әзерләгәндә 5,5-6 литр чамасы чыга
1 кг фасоль (агы да, кызылы да ярый. Корысын алырга кирәк);
3 кг помидор;
1 кг кишер;
1 кг баллы борыч;
500 г суган;
1 стакан шикәр комы;
3 аш кашыгы тоз;
1 стакан үсемлек мае;
1 чәй кашыгы төелгән борыч;
1 чәй кашыгы 70 процентлы уксус кислотасы яки 5 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе.
Фасольне юып, 10-12 сәгать салкын суда чылатабыз.
Помидорны – телемләп, борычны – саламлап, суганны ярымбоҗралап турыйбыз, кишерне эре угычтан уабыз.
Яшелчәләрне һәм фасольне, тоз, борыч, шикәр, майны кәстрүлгә салып 2 сәгать сүрән утта пешерәбез. Гел болгаткалап торабыз. Сүндерергә 5 минут кала аш серкәсен кушабыз да, салатны парланган банкаларга тутырып, калай капкач белән томалыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев